Айман ХӘСӘН:

“Татар каллиграфлары белем һәм мәгълүматны мөмкин кадәр алга этәрүне хуп күрә”

Бу егетнең хезмәтләре Кувәйт, АКШ, Лондон, Истанбул, Польша һәм хәзер инде Россия кешеләренең шәхси тупланмаларында күзләрне иркәли. Хаттатчылык, ягъни каллиграфия буенча иҗат эшен шәкертләр тәрбияләү белән бергә бәйләп алып бару мөмкинлеген уңышлы файдалана, Кувәйтта гамәли бизәлеш сәнгатенең бу төре - матур язу сәнгате тарихы буенча лекцияләр дә укый.

Күптән түгел Казан Кремлендагы “Хәзинә” милли сәнгать галереясында, үзебезнекеннән кала, Иран, Кувәйт, Фәләстин, Төркия һ.б. илләрдән китерелгән хезмәтләрдән төзелгән “Гарәп каллиграфиясе: чорлар һәм халыклар багланышы” дип аталган халыкара күргәзмә тәкъдим ителде. Шушы күргәзмәдә катнашып, каллиграфия буенча Казан яшьләренә дәресләр биргән һәм алар өчен мастер-класслар үткәргән, моңарчы Кувәйт, Сүрия, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Төркиядәге коллектив күргәзмәләрдә хезмәтләре белән катнашып, җирле һәм халыкара конкурсларда күп тапкырлар җиңү яулаган Айман Хәсән белән очрашып сөйләшү мөмкинлеге чыкты. Әңгәмәдә исә үзебезнең республиканың матур язу сәнгате остасы, шамаилләре белән танылган рәссам Рөстәм Шәмсутов та катнашты.

Яшь булуына карамастан (ул 1980 елда Мисырның Каһирә шәһәрендә туган, 1 елдан гаиләсе Кувәйткә күченеп килгән), каллиграфия остасы булып җитешкән Айман Хәсән сәнгатьнең мондый төре белән 1998 елдан бирле башта журналлар һәм китаплар буенча үзлегеннән шөгыльләнә. Аннары каллиграфия серләренә Кувәйт, Сүрия, Төркия, Согуд Гарәбстанындагы танылган каллиграфларда сүлс-җали, сүлс-аади, та’лик-җали, сүлс, нaсх һ.б. төрле стильләрне өйрәнә.

М.Н.: Сәнгатьле язу серләренә төшенү остазың белән якыннан аралашуны таләп итә дип беләм, ә Сез үзегез Кувәйттә яшәп, чит илләрдәге остазларыгыз белән ничек хәбәрләшәсез, аларга хезмәтләрегезне ни рәвешле күрсәтәсез?

А.Х.: Беренче укытучы-остазым Хәсән Челеби белән Кувәйтта күргәзмәдә таныштым. Хәзерге заманда ерак араларны якын иттерә торган заман технологияләрен кулланып булуын истә тотып, хезмәтләремне аңа электрон хат белән җибәрә идем. Бу бик уңайлы, чөнки Интернет дәүләт чикләрен белми һәм тиз арада хәбәрләшеп була. Төркиядә гомер итүче әлеге остазым белән аннары Истанбулда очрашу мөмкин булды. Аның шәкерте Давут Бекташтан, хәзер инде вафат профессор Али Алп-Арсланнан да күп нәрсә үзләштердем, гомумән, кеше гомере буена өйрәнергә, белмәгәнен белергә тырышырга, осталыгын арттырырга-камилләштерергә тиеш дип саныйм.

М.Н.: Казандагы күргәзмә турында фикерләрегезне беләсе килә. Гомумән, Татарстан сәяхәтендә алдыгызга нинди максат куелган иде?

А.Х.: Купшы сүзләргә төреп тормастан, дөресен әйтим: Казанга килеп үз күзләрем белән күргәнче, биредәге кешеләр сәнгатьнең бу төрен ничегрәк кабул итәселәрен, гомумән, кызыксыналармы-юкмылыгын берничек тә күзаллый алмадым һәм, әйтер идем, килгәннән соң да башта беркадәр битарафрак карашта идем, аңлашыла ки, әллә ни көтмәдем дә. Ләкин кешеләрнең кызыксынуларын күреп, каллиграфия татарларның да мирас булып калган мәдәни байлыгы икәнен белдем, гарәб илләре белән Урта Идел халыкларының уртаклыгын үзем өчен ачтым дия алам.

Казан күргәзмәсендә шәхсән 4 хезмәтем тәкъдим ителде. Аларның икесе наста’лик стилендә башкарылган һәм шушы стиль буенча традицион сертификат алуга өмет башлыйм, тагын икесе сүлс стилендә булып, андый стильне күп еллар элек өйрәнгән идем, әлеге стильгә өйрәтү хокукына сертификатым инде бар. Моннан тыш, миңа студентларга дәресләр бирергә туры килде – аның монысы да әһәмиятле. Алар бик бирелеп, җитди рәвештә каллиграфия серләрен өйрәнә. Аларны бик акыллы һәм тырыш дип табам, куанычка, рик’а стилен тиз арада үзләштерә алдылар. Җыеп кына әйткәндә, күргәзмәдә катнашу һәм үзең белгән сәнгать серләре белән башкаларны да таныштыру – моның кебек һәрбер күргәзмәнең максаты. Аны җәмгыять белән бүлешмәсәк, ул, ничектер, төгәлләнмәгән эш саналачак. Мин сәнгатем белән Татарстан халкын һәм республика кунакларын таныштыра алуыма һәм кызыксынучан шәркетләр таба алуыма бик шатмын. Шулай итеп, максатыма ирештем дип әйтә алам.

М.Н.: Бу төр сәнгать биредә әллә ни киң өйрәнелмәвен истә тотып, Казандагы укучыларыгызга, мөгаен, дәрес бирү авыр булгандыр, дип дөрес күзаллыйммы?

А.Х.: Көн саен 5әр сәгатьтән артык вакыт дәвамында дәрес бирдем. Андый режимда эшләргә бик күнекмәгәнгә, дөресен әйтим, кыенрак булды. Кувәйттә, Сүриядә, гадәттә, дәресләр 6-7 шәр сәгать дәвамында атнага бер генә була. Ләкин, укучыларга килгәндә, Казанда алар бик зирәк, үҗәт һәм тырыш, мине бик яхшы аңлап эш иттеләр. Әлбәттә, кайберләре, гарәп телен белмәгәнгә, тәрҗемәче аша гына аралаша алды. Миңа гарәп, инглиз һәм төрек телләрендә аңлашырга, кайчак билге-ишарә кулланырга туры килде.

М.Н.: Сез, гомумән, бу сәфәрегез белән канәгатьме?

А.Х.: Гомуми күзлектән караганда, әйе, мин канәгать, дип әйтә алам. Чөнки мин, беренче чиратта, Казанга турист буларак күңел ачарга түгел, ә күргәзмә һәм укыту-дәрес бирергә килдем һәм шуны башкардым да.

Биредәге эшләр белән Татарстан Мәдәният министрлыгы җитәкчелек итте. Шулай ук Рөстәм әфәнде Шәмсутов миңа бик булышты. Аның фатирында берничә көн кунак та булдым һәм гаиләсенең кунакчыллыгын югары бәялим мин. Шушы гаилә аша мин татар халкының кайбер гадәтләрен күрә, танып белә алдым. Гомумән, кунакханәдә генә вакыт уздыруны хупламыйм. Казанга килгәннән соң Санкт-Петербургка барып кайтуым бик уңышлы булды, анда бик тә ошады, үзем өчен шактый яңалык таптым.

М.Н.: Казанда яшьләрне матур язу серләренә өйрәтү эше буенча киңәшләрегез, теләк-тәкъдимнәрегез һәм үзегезнең янә килү, дәресләрне дәвам итү теләгегез бармы?

А.Х.: Әлбәттә, мондый күрешүләргә ныклабрак әзерләнергә кирәк, чөнки килү теләге генә аз: бу эшне яхшылап планлаштырырга туры киләчәк. Әгәр без шушы курсларны алга таба да үткәрергә теләсәк, әйбәтләп әзерләнергә, укучылар белән алдан элемтәгә керергә, уңайлы вакыт билгеләргә кирәк булачак, виза алу һ.б. төрле рәсми кәгазь эшләре белән шөгыльләнүче аерым кеше билгеләү сорала. Галерея җитәкчеләренең берсе булган сәнгать белгече Рауза Солтанова шәхси күргәзмә белән килергә чакырды. Бу, миңа калса, бик кызыклы, үземнең шәхси күргәзмәмне Кувәйтта оештырырга планлаштыра идем, Аллаһ теләсә, әлеге күргәзмә киләсе елга әзер булачак. Шуннан соң, Рауза ханымның чакыруын күздә тотып, аны Казанда да оештырыру теләге уянды.

“Гарәп каллиграфиясе: чорлар һәм халыклар багланышы” дип аталган халыкара күргәзмә эше барышында шуны күрдем: татарлар, чыннан да, бу төр сәнгать белән кызыксыналар. Ул татар халкы белән аралашу, белгәннәрне уртаклашу өчен бик яхшы мөмкинлек булыр иде дип саныйм.

Казанда белем алучы студентлар белән дәресләребезне алга таба Интернет аша үткәрергә сөйләштек. Ә инде монда килсәм, һичшиксез, янә турыдан-туры дәресләр оештырачакмын.

М.Н.: Сез Татарстан каллиграфлары турында нинди фикердә? Гомумән, Нәҗип Нәккаш, Рөстәм Шәмсутов, Владимир Попов кебекләрнең хезмәтләре белән танышмы?

А.Х.: Мин аларның каллиграфиягә үзенчәлекле якын килүләрен ачыкладым. Урта Көнчыгышта – Сүрия, Гыйрак, Төркия һәм Иранда, әйтик, без каллиграфиядә күбрәк матур форма булдыру белән кызыксынабыз, моны матурлык өчен эшлибез. Кайбер каллиграфлар бик ук матур булмаган текстлар сайлый. Бу, тексты бик мөһим булмаса да, каллиграфик әсәрнең матур килеп чыгу мөмкинлеген күрсәтү өчен эшләнә. Ә сездә башкачарак: татар каллиграфлары белем һәм мәгълүматны мөмкин кадәр алга этәрүне хуп күрә. Шулай итеп, ул үзенә күрә бер манускрипт кебегрәк булып чыга. Ягъни аның формасы да, эчтәлеге дә татарлар өчен бик мөһим. Мин моны аеруча мактауга лаек саныйм.

М.Н.: Татарстан башкаласында Сезгә нәрсә ошады һәм ошамады?

А.Х.: Мин биредә кешеләр белән теләгән кадәр иркен аралаша алмадым, чөнки инглиз һәм башка чит илләр телләре Казанда әллә ни киң таралышта түгел икән. Күңелдә канәгатьсезлек тудырганы шул булды. Алай да, гарәп телен ныклап һәм зур кызыксыну белән өйрәнүчеләр бар, кайсылары Сүрия, Мисыр һәм башка гарәп илләрендә дә булып, белем эстәп кайткан.

Казан урамнарында йөргәндә шуңа игътибар иттем: халыкның күпчелеген яшьләр тәшкил итә, димәк, илегездә, республикагызда кеше ресурслары буенча кытлык булмаячак. Дөрес, Казан студентлар шәһәре булып тора, ләкин аларның барысы да китеп бара дигән сүз түгелдер... Болардан тыш, ошаган яклардан, әйтик, Казандагы иске, борынгырак биналарны телгә алыр идем. Тагын шәһәр урамнарындагы тыныч вазгыятькә игътибар иттем: башкалагыз куркынычсыз. Казанда яшәүчеләргә генә түгел, туристлар, чит ил кешеләренә карата да шундый ук хәл икән. Кешеләр биредә бер-берсенә дустанә мөнәсәбәт саклый. Башка кайбер илләрдә шәһәр урамнарыннан курку хисе тоеп атлауның нәрсә икәнен мин бик яхшы беләм.

Р.Ш.: Без Казанда ислам сәнгате буенча мәктәп яки студия ачмакчы булабыз. Бу безнең өчен яңа баскыч булыр иде. Кувәйтта мондый тәҗрибә бармы?

А.Х.: Кувәйтта шундыйрак нәрсәләр бар, ләкин студия кебек үк түгел. Бездә каллиграфия буенча Казанда үткәрелгән кебек аерым дәресләр оештырыла, ләкин алар дәвамлы була. Мин шәкертләр белән эшне 2003 елда башлап җибәрдем һәм дәресләр бүгенгә кадәр дәвам итә. Әлбәттә, безнең күпмедер вакыт яллар да булып ала, шулай да, эш дәвамлы бара. Тагын бездә тәсхиб һәм эбру буенча да курслар бар. Тәсхиб – иллюминация сәнгате (орнамент-бизәкләр ясау). Әлеге курслар белән җитәкчелек иткәндә шул дәресләрне алып барган укытучыларның озак вакыт дәвамында илдә булулары бик мөһим, әйтик, 5-6 ай гына булса да. Алар 4-5 кешене укыта ала, алга таба шул ук укучылар әлеге сәнгатьне ил буенча тараталар. Болар безнең өчен бик мөһим.

Ә укыту өчен 2-3 атна – бик кыска вакыт. Бу ниндидер кызыксыну уяту һәм юнәлеш күрсәтү өчен генә җитә. Ләкин, ахыр чиктә, анысы да файдалы. Күп очракта кешеләр билгеле бер нәрсә белән шөгыльләнергә телиләр, ләкин эшне нәрсәдән һәм ничек башларга белмиләр. Ә 2-3 атналык яки тулы айлык курслар аларга үз юнәлешләрен табарга ярдәм итә. Һәм әгәр алар, чыннан да, кызыксына икән, шул юлны таба һәм дәвам итә, сәләтен камилләштерә ала. Әгәр без Казандамы, Кувейтта яки башка урындамы шуны башкара алсак, дәвамлы курслар биреп, 4-5 кенә түгел, ә күп кешене укыта алсак, күп кенә талантлы рәссам-хаттат чыгар иде, һәм алар традицион сәнгатьне кабатлау белән генә түгел, ә аңа киләчәктә алгарыш та бирә алырлар иде дип уйлыйм.

Р.Ш.: Ул дистанцион укыту кебек буламы?

А.Х.: Әлбәттә, укытучыдан турыдан-туры белем алса, әйбәтрәк. Ләкин Интернет аша да мөмкин. Кувәйтта мондый тәҗрибә бар. Бездә каллиграфия һәм башка төр сәнгатьләр өчен шундый курслар оештырылды, ләкин иң кулае каллиграфия курсы булды.

Р.Ш.: Татар каллиграфиясе турында нинди фикердә сез?

А.Х.: Мин татар каллиграфлары эшләрен күп күрдем дип әйтә алмыйм. Ләкин, белгәнемчә, каллиграфлар соңгы 3 яки 4 гасыр эчендә күбесенчә Иран һәм Төркиядә барлыкка килгән һәм Аббасит чорында тукталган. Шул чорда Татарстан билгеле бер изоляциядә яшәгән, белгәнемчә, Урта Көнчыгыштан ераклашкан булган. Университет китапханәсендәге монускриптларда Һиндстан йогынтысы сизелә. Кызганыч ки, ул вакытларда Һиндстан каллиграфия буенча югары баскычта тормаган. Бу вакытта әлеге сәнгать төре Урта Көнчыгышта, бигрәк тә Иран һәм Төркиядә алга киткән була. Бу – бер. Икенче яктан караганда, Татарстан тарихында билгеле бер бушлык булып алган. Моңа кадәрге каллиграфик хезмәтләрдә төрек стиленең йогынтысы сизелә, кайсыбер композицияләр һәм кайбер эшләр төрек осталарыныкы булуга охшаган. Фаразлавымча, XX гасыр башында төрек һәм татар каллиграфлары тыгыз аралашкан. Бу мөнәсәбәтләр, дәвам иттерелеп, алга таба да үсә алырлар иде. Ләкин, кызганыч, революциядән соң билгеле бер тарихи бушлык барлыкка килә, бу сәнгать төренә игътибар бетә, башка алфавит кабул ителә. Шул проблемалар һәм каршылыклардан соң да, хәзерге вакытта, алар профессионалмы-юкмы, каллиграфлар булу әйбәт. Иң мөһиме: бу сәнгать төрен дәвам итүгә теләк яшәсен һәм аны киләчәктә кулланып булсын иде.

Мин югары бәяләгән тагын бер як бар: Татарстанның изоляциядә булуы аңа бу юлда үз урынын табарга, үзбилгеләнергә, Төркия һәм Иран стилен кабатламаска мөмкинлек бирә. Хәзерге вакытта Интернетта, күп санлы басмаларда материаллар бар. Шуңа күрә бер стиль белән генә мавыкмаска кирәк, үз юлыңны табу мөһим. Ә инде иң яхшы мәктәпләрнең барысыннан да үзеңә кирәк кадәресен алсаң, монысы иң уңышлысы дип саналыр иде.

Сөйләшүне Миләүшә Низаметдинова язып алды.

Фотосурәтләрдә: Айман Хәсән (утырганнар арасында уңнан өченче) Казандагы шәкертләре белән; матур язу сәнгате үрнәкләре.