Киләсе елда лагерьларга юлламалар яңа онлайн-платформада сатыла башлаячак

Сынау режимында эшли башлаган системага 100 дән артык лагерь кертелгән.

(Казан, 30 июнь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Киләсе елда ата-аналарга җәйге лагерьларга юлламаларны яңа онлайн-платформада сатып алу мөмкинлеге тудырыла. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында брифингта республиканың яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов әйтте.

Ул 2019 елда Татарстан лагерьлары буенча dol.tatar.ru мәгълүмати онлайн-платформасы булдырылганын искәртте. «Проект тулы куәтендә эшли башласын өчен, юлламалар сату функциясен кертергә кирәк. Аны Яшьләр эшләре министрлыгы белән Мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министрлыгы белгечләре эшли. Проект шактый акча сорый. Киләсе елда тулысынча эшли башлар дип уйлыйбыз», — диде Дамир Фәттахов.

Министр әлегә система сынау режимында эшләгәнен билгеләп үтте. Анда инде 100 дән артык лагерь кертелгән. «Бу елдан ата-аналар баласы нинди лагерьга барачагын, нинди шартларда яшәячәген, нәрсә белән шөгыльләнәчәген белә алачак», — диде Дамир Фәттахов.