Казаннан Анапага даими авиарейслар 2 июльдә ачыла

Очышлар дүшәмбе һәм чәршәмбе көннән кала һәр көнне башкарылачак.

(Казан, 30 июнь, «Татар-информ»). 2 июльдә берьюлы ике авиакомпания Казаннан Анапага даими авиарейслар ача. Алар пассажирлар йөртүне атнага өчәр тапкыр башкарачак. Бу хакта Татарстан башкаласы аэропортының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Казаннан Анапага сишәмбе көннәрендә 13.35 сәгатьтә очып китеп, 16.00 сәгатьтә барып җитәргә мөмкин булачак. Җомга көннәрендә 00.05 сәгатьтә китеп, 2.25 сәгатьтә; якшәмбе көннәрендә 10.55 сәгатьтә китеп, 13.00 сәгатьтә барып җитү каралган. 

Моннан тыш, очышлар сишәмбе, пәнҗешәмбе һәм шимбә көннәрендә планлаштырылган. Казаннан очу 19.20 сәгатьтә булачак, лайнер Анапада 21.50 сәгатьтә төшәчәк. Анападан кире рейс 16.00 сәгатькә билгеләнгән, Татарстан башкаласына очкыч 18.20 сәгатьтә төшеп утырачак.

«Хәрәкәт графигында үзгәрешләр булырга мөмкин», — диелә матбугат хезмәте хәбәрендә.