Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Европа Берлеге Россия халкы өчен үз чикләрен әлегә ачмый
Россия һәм АКШ 1 июльдән Европа Берлеге гражданнары өчен чикләрне ача башлаган илләр исемлегенә кермәгән.
(Казан, 30 июнь, «Татар-информ»). Европа Берлеге 1 июльдән 14 ил халкы өчен чикләрне ача башлаячак, әмма әлегә Россия, АКШ һәм Бразилия гражданнары өчен түгел. Тиешле документны Европа Берлеге игълан итте.
Алжир, Австралия, Канада, Грузия, Япония, Черногория, Марокко, Яңа Зеландия, Руанда, Сербия, Көньяк Корея, Таиланд, Тунис һәм Уругвай резидентлары өчен чикләүләр алыначак. Кытай Халык Республикасы белән чикләрне ачу өчен өстәмә шарт билгеләнгән: анда«Кытайга карата үзара бәйләнеш принцибын раслау» таләбе бар.
АКШ, Бразилия һәм Россия Covid-19 коронавирусының таралу дәрәҗәсе буенча алда бара. Шуңа да эпидемиологик хәл уңай булган илләр исемлегенә кертелмәгәннәр.
Чикләрне ачу критерийлары арасында түбәндәгеләр бар: соңгы 14 көндә 100 мең кешегә авыруның яңа очраклары Европа Берлеге буенча 15 июнь өчен уртача күрсәткечтән артмаган булырга, яңа инфекцияле кешеләр саны тотрыклы яки кими баруы күзәтелергә тиеш һәм пандемиягә тәэсир итү чараларын гомуми бәяләү тора.
Элегрәк ТАССка Брюссельдәге дипломатик чыганактан билгеле булганча, Европа Берлегенең Даими вәкилләре комитеты Россиядәге эпидемиологик хәлне чикләрне ачу өчен туры килми дип санаган иде.
«Бу нормаль күренеш, чөнки Россия өчен вакыт күбрәк кирәк, чөнки вирус анда Европа дәүләтләренә караганда, соңрак актив тарала башлады», – дип аңлатты агентлык әңгәмәдәше һәм исемлек даими рәвештә яңадан каралып торачак, дип ышандырды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз