Чүпрәледә дүртенче тапкыр азык-төлек җыелмалары тапшырылды

Азык-төлек җыелмаларын бушату һәм китерү бу юлы да традиция буенча волонтерлар ярдәме белән башкарылды.

(Чүпрәле, 30 июнь, «Татар-информ», «Туган як», Гөлия Фәизова). «Ярдәм янәшәдә! Помощь рядом!» республика акциясе Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан пандемия шартларында тормышка ашырылды. Чүпрәледә дүртенче тапкыр азык-төлек җыелмалары тапшырылды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

«Ярдәм янәшәдә! Помощь рядом!» республика акциясе кысаларында районга азык-төлек җыелмалары белән соңгы-дүртенче автопоезд килде.

Азык-төлек җыелмаларын бушату һәм китерү бу юлы да традиция буенча волонтерлар ярдәме белән башкарылды. Азык-төлек таратуда эшләүче яшьләр, шулай ук район җитәкчеләре катнашты.