Республика балалар клиник хастаханәсендә Ленинград өлкәсе дәүләт сәламәтлек саклау учреждениеләре җитәкчеләре делегациясе булып киткән

Балаларга читтән торып телемедицина күзәтүен оештыру һәм үзәк район хастаханәләре табиблары белән элемтәгә керү системасы аеруча зур кызыксыну уяткан

(Казан, 30 июнь, “Татар-информ”). Республика балалар клиник хастаханәсендә кунакта Ленинград өлкәсе дәүләт сәламәтлек саклау учреждениеләре җитәкчеләре делегациясе булып киткән. Төньяк-көнбатыш федераль округының эре төбәкләренең берсеннән коллегаларның Казанга килү максаты Татарстанның төп балалар клиникасы эшчәнлегенә кертелгән заманча мәгълүмати һәм идарә технологияләре белән танышудан гыйбарәт булган. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы сайтында хәбәр ителә.

Республика балалар клиник хастаханәсе баш табибының медицина өлеше буенча беренче урынбасары Лилия Басанова озатуында, кунаклар хастаханәнең кабул итү-диагностика бүлеге, реанимация-консультация үзәге, психология хезмәте һәм тернәкләндерү бүлеге эшчәнлеге белән танышкан.

Балаларга читтән торып телемедицина күзәтүен оештыру һәм үзәк район хастаханәләре һәм муниципальара клиника табибларына киңәшләр бирү эшчәнлеге кунакларда аеруча зур кызыксыну уяткан.