Буада булмаган җинаять турында гариза китерүче суд каршына басты

Туганы алдында гаебен яшерү өчен ул ялган юлга баскан

 (Казан, 30 июнь, “Татар-информ”). Буа районында 27 яшьлек Д.га туганы “ВАЗ-2109” автомобилен вакытлыча йөреп торырга бирә. Ләкин Д. автомобильдә исерек килеш авария ясый: автомобильне бәрдерә. Туганы алдында гаебен яшерү өчен, ул полициягә автомобильнең урлануы хакында гариза яза. Тикшерү эшләре башлангач, ялган ачыла.

Суд ялганчы автомобильчегә карата дәүләт хисабына 5,5 мең сум түләттерү турында карар чыгарды. Амнистиягә эләгү сәбәпле, Д. әлеге җәзадан котылды, дип хәбәр итә районның “Байрак” газетасы.