Балалар йорты Илья Акмурзинны эзли

Ул туберкулез шифаханәсендә ял иткән булган

 (Казан, 30 июнь, “Татар-информ”). Эчке эшләр министрлыгың Яшел Үзән бүлеге Октябрьский туберкулез шифаханәсендә ял иткән Дербышка балалар йорты баласы Илья Акмурзинны эзли, дип хәбәр итә “Яшел Үзән” җирле басмасы.

Полиция хезмәткәрләрендә аның Яшел Үзән районы территориясендә булу турында мәгълүмат бар. 16 яшьлек бу үсмернең буе 160 см, ябык, күзләре зәңгәр. Кигән футболкасына “Рубин” дип язылган.

Бу үсмернең кайдалыгын белсәгез, 02, (8-84371) 4-43-75,4-47-09, 4-35-22 телефон номерлары аша хәбәр итегез, дип игълан бастырды газета.