“Яндекс” бүгеннән татар телендә дә эшли

Дөньякүләм виртуаль пәрәвездә моңарчы татар телендә эзләү системасы булмаганга, кыйтгалар буйлап сибелгән милләттәшләр моннан туган телдә файдалана
(Казан, 30 июнь, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Бүгеннән башлап, Интернеттан кулланучылар “Яндекс” белән татар телендә аралаша ала һәм андый мөмкинлекне әзерләгәндә татар теле морфологиясе дә исәпкә алынган.

Шушы вакыйга уңаеннан бүген Татарстан башкаласының “Гранд Отель Казань” кунакханәсендә үткәрелгән матбугат конференциясендә “Яндекс” компаниясенең нигез салганнан бирле баш редакторы һәм маркетинг буенча директоры Елена Колмановская шул хакта игълан итте. Шул рәвешле, дөньякүләм виртуаль пәрәвездә моңарчы татар телендә эзләү системасы булмаганга, “Яндекс” үзенең кулланучылары өчен бушлай булдырган мондый мөмкинлектән кыйтгаларның теләсә кайсында гомер итүче милләттәшләр файдалана алачак. Моның өчен, баш битенең төсен бүген сарыдан зәңгәрсуга үзгәрткән http://www.yandex.ru порталына кергәч, иң аста сулдарак сурәтләнгән дәүләт флагына (янәшәсендә “Ru” тамгасы да бар) басарга кирәк, Татарстан дәүләт билгесе чыкканда “Tat” тамгасы да пәйда була һәм шуңа басып татар телле битенә күчәсе. Әлегә күпчелек материаллар кириллицада бирелсә, латиницада да мәгълүмат алып булачак һәм бу мәсьәләдә эш башланган.

“Яндекс”ның Татарстан буенча эшчәнлеген анализлап, Е.Колмановская әлеге компаниянең республикада һава торышы, транспорт расписаниесе, Казан, Чаллы, Түбән Кама шәһәрләре картасы һәм тормышыннан тыш, музыка, телефоннар, спамга автомат рәвештә аера торган чикләнмәгән күләмдә электрон почта мөмкинлекләрен искәртте. Электрон почта да, шулай ук, бүгеннән татар телендә дә эшли ала. “Яндекс”ның максаты – Интернеттан файдаланучыларның сорауларина сыйфатлы итеп тиз арада җавап бирү, шуңа күрә, Интернет-сайтлар эшләп торуы безнең өчен бик мөһим, дип басым ясап әйтте директор һәм баш редактор. “Без – аэропорт: мәгълүмат эзләп кергән кешене тиз арада үз юлы белән озату, ягъни, кулланучыны озаклап тоту отышлы булган башка сайтлардан шундый аермалы аермалы ягыбыз бар, ә инде реклама бирүчеләр һәр сайтка кирәк, без аларны хезмәттәшлеккә чакырабыз”, - диде Е.Колмановская.

“Яндекс”ның региональ үсеш буенча директоры Александр Ларьяновский сүзләренчә, “Яндекс” почтасының мобиль версиясе булу электрон почтадан файдалану мөмкинлеген тагын да арттыра, болардан тыш, “Яндекс” башка порталларга үз хезмәтләрен һәм инструментларын тәкъдим итә ала. Шулай ук “Татмедиа” ационерлык җәмгыяте, мәгълүмат агентлыклары белән эшләргә әзер. Моның өчен Казанның Спартак ур., 6 нчы йорт адресы буенча “Сувар Плаза” бизнес-үзәктә офис эшли башлаган һәм аның җитәкчесе – Гөлнара Таҗетдинова.

Татарстанда компания 2011 елга реклама бирүчеләрне 2,5 тапкырга арттырырга, клиентлар һәм агентлыклар юнәлешендә эшләргә җыена, диде чыгышында Г.Таҗетдинова. Ә инде латиницада татарча эшләү кешеләрнең шушы графикада күпме мөрәҗәгать итүенә һәм андый графикада эшләгән сайтлар күпме булуына карый, мәсәлән, татар телендә 40 меңләп яңалык чыгарылуы кирәк. Хәзерге вакытта татар телендә “Яндекс”ка мөрәҗәгать итүчеләрнең яртысы Татарстанның үзеннән булса, калганы - республикадан читтән.

Шулай ук “Яндекс” ай саен өйрәтү семинарлары уздырачак, әйтик, аның беренчесе иртәгә булачак.