ТР Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты утырышы узды

Депутатларга “2009 елда Татарстан Республикасында санитар-эпидемиология вәзгыяте турында” дәүләт доклады тәкъдим ителде

(Казан, 30 июнь, “Татар-информ”). Бүген ТР Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты чираттагы утырышын уздырды.

Утырышта Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Татарстан Республикасындагы идарәсе җитәкчесе урынбасары Наилә Фәтхуллина депутатларга “2009 елда Татарстан Республикасында санитар-эпидемиология вәзгыяте турында” дәүләт докладын тәкъдим итте.

Аннан соң комитет әгъзалары 19 майда ТР Дәүләт Советы Рәисе кушуы буенча төзелгән эшче төркем әзерләгән “Татарстан Республикасында балаларның сәламәтлегенә, аларның физик, интеллектуаль, психик, рухи һәм әхлакый үсешенә зыян китерүне кисәтү чаралары турында” закон проектын хуплады һәм аны ТР Дәүләт Советына нигез итеп алырга тәкъдим итте.

“Әлеге закон проектында моңа кадәр депутат Вадим Махеев һәм ТР Хөкүмәте тарафыннан кертелгән альтернатив закон проектларының төп нигезнамәләре чагылыш тапты, - дип билгеләп үтте комитет рәисе Светлана Захарова. – Шулай ук парламент утырышында депутатлар тарафыннан әйтелгән тәкъдимнәр дә исәпкә алынды”.

Закон проектында балаларның сәламәтлегенә һәм үсешенә зыян китерүне кисәтү буенча чаралар; шулай ук ата-аналарга яки балалар катнашында чаралар үткәрүче затларга хәбәр итү һәм балаларны китерү тәртибе билгеләнгән.

Закон проекты тарафыннан шулай ук үзләре генә калган очракта балаларның сәламәтлегенә һәм һәрьяклап үсешенә зыян китерергә мөмкин булган урыннар, балаларның төнге сәгатьләрдә әти-әниләреннән башка калуына юл куелмый торган җәмәгать урыннарын билгеләүдәге тәкъдимнәрне бәяләү өчен эксперт комиссиясен формалаштыру тәртибе раслана.

Моннан тыш, утырышта комитетның агымдагы елның беренче яртыеллыгындагы эшчәнлеге турында мәгълүмат тыңланды, өченче кварталга эш планы расланды, федераль законнар проектлары каралды, дип хәбәр итә ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте.