Казанда “Җиңү” хәрби-патриотик уенының Бөтенроссия финалы узачак

Бүгенге көндә ярышларда 38 команда катнашачагын раслады
(Казан, 30 июнь, «Татар-информ»). 12-18 июльдә Казан танк училищесында “Җиңү” хәрби-патриотик уенының Бөтенроссия финалы узачак. Татарстан Республикасына икеннче тапкыр бөтен илдән 50гә якын иң яхшы патриотик команда җыелачак.
Шулай итеп, 14-16 яшьлек яшүсмерләргә хәрби тормышның барлык авырлыкларын үз җилкәләрендә тоярга, шулай ук кызларга да (һәр командада 9 малай, 2 кыз) үзләрен Россия солдаты сыйфатында күрсәтергә кирәк булачак. Оештыручылар катнашучылар өчен кызыклы мәдәни программа төзегән. Кызлар һәм егетләр Казан белән танышып кына калмый, ә рәхәтләнеп ял да итә алачак.
“Җиңү” хәрби-патриотик уенының башкаручы директоры Юлия Васильева сүзләренчә, бүгенге көндә ярышларда 38 команда катнашачагын раслады. Алар арасында Татарстаннан 3 команда - республика “Аҗаган” уены җиңүчеләре һәм призерлары. Алар Чистай, Кукмара һәм Тәтеш вәкилләре, күптән түгел бөтенроссия уеннарының сайлап алу этабы бүләкләре ияләре. Командалар тренерлар җитәкчелегендә җиңү өчен көрәшәчәк, дип хәбәр итә ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министрлыгының матбугат хезмәте.