Казан медицина академиясе интерннарны һәм ординаторларны чыгарды

Бүген Казан дәүләт медицина академиясендә интернатура һәм ординатураны тәмамлаучыларны котлау тантанасы узды
(Казан, 30 июнь, “Татар-информ”, Ләйсән Әсәдуллина). Бүген Казан дәүләт медицина академиясендә интернатура һәм ординатураны тәмамлаучыларны котлау тантанасы узды. Булачак табибларны академия ректоры Камил Зыятдинов, тәрбия эшләре буенча ректор урынбасары Антонина Анохина, факультетлар деканнары һәм кафедралар җитәкчеләре тәбрикләде.
“Бүген без 120 интернны һәм 90 ординаторны чыгарабыз. Алар 48 белгечлек буенча 38 кафедрада белем ала. Без сезне чын күңелдән бу зур бәйрәм белән котлыйбыз. Академиядә сез кешеләрне дөрес дәваларга, сәламәтлекләрен сакларга өйрәндегез. Шуны телисем килә: кешеләргә карата һәрвакыт кешелекле булыгыз. Әгәр белемнәрегезне киңәйтергә, камилләштерергә теләсәгез, без сезгә һәрвакыт шат. Академия ишекләре сезнең өчен һәрвакыт ачык”, - дип белдерде Камил Зыятдинов.
Академия ректоры шулай ук интерннар һәм ординаторлар арасында үткәрелгән конкурс нәтиҗәләрен дә игълан итте. “Хирургия факультетының иң яхшы ординаторы” исеменә - Айрат Халирахманов, “Медицина-профилактика факультетының иң яхшы ординаторы” исеменә – Светлана Герасимова, “Терапия факультетының иң яхшы ординаторы” исеменә Альбина Гыйләҗева лаек булдылар.
Интерннар һәм ординаторларга җылы сүзләрен терапия факультеты деканы Александр Поздняк, терапия кафедрасы җитәкчесе Рәфыйк Сәйфетдинов, медицина-профилактика факультеты деканы Элдар Мәмкиев, дерматовенерология кафедрасы җитәкчесе Светлана Батыршина ирештерделәр.
“Бүген тормышыгызның иң кызыклы этабы башлана. Медицина юлында иҗат итү юлына басасыз. Сезне белемнәрне камилләштерү циклларында гына түгел, ә академия хезмәткәрләре сыйфатында да күрербез дип ышанам. Сезгә актив иҗат юлын, кызыклы пациентларны, кызыклы очрашуларны теләп калам”, - диде Александр Поздняк.
Интернатура һәм ординатура бүлеге җитәкчесе Марина Ларионова “Татар-информ”га хәбәр иткәнчә, ел саен интернатурада чит илләрдән килүчеләр дә белем ала. Быел да терапия факультетында Сирия, Әзәрбәйҗан, Үзбәкстаннан килгән интерннар белем алды. Ординатурада исә күбесенчә әзәрбәйҗанлылар укып чыкты. Алар травматология, ортопедия, стоматология, дерматовенерология профильләрен сайлаган иде. Бүгенге көндә интерннар һәм ординаторлар медицинаның барлык өлкәләренә дә өстенлек бирә. Алай да, фтизиатрия өлкәсен сайлаучылар азрак. Быел “фтизиатрия” профиле буенча интернатурада – 1, ординатурада 2 кеше белем алды.