Татарстанда хайваннарга карата кырыс мөгамәләсе өчен бер ир-ат хөкем ителгән

Сәнәк белән эт үтергән ир ат 9 айга сынау срогы белән шартлы төстә 9 айга ирегеннән мәхрүм ителгән
(Казан, 30 июнь, “Татар-информ”, Гөлнар Гаттарова). Күршесенең этен сәнәк белән чәнчеп үтергән ир-ат карата суд карар чыгарган – аңа 9 айга сынау срогы белән шартлы төстә 9 айга ирегеннән мәхрүм итү җәзасы бирелгән.
2008 елның 6 нчы апрелендә Тәтеш районының Бессоново авылында яшәүче Иван Царьков, низаг мөнәсәбәтләре нәтиҗәсендә, ерткыч ысуллар кулланып, хайванны үтергән һәм эт хуҗасына да үтерү белән янаган.
Күршесенең ишегалдына кереп, Царьков эткә берничә мәртәбә чәнчи, алынган җәрәхәтләрдән эт шунда ук җан бирә. Моннан соң, үтерүче сәнәге белән кизәнеп, куркыту максаты белән, ишегалдына йөгереп чыккан эт хуҗасына да үтерү белән яный.
Суд утырышы барышында Царьков гаебен таный.