Танышлары аша кредит рәсмиләштергән хатын-кыз баерга теләгән

Түбән Камада алдау гамәлләре нәтиҗәсендә 500 мең сумнан артык зыян китергән хатын-кыз хөкем ителгән
(Казан, 30 июнь, “Татар-информ”, Гөлнар Гаттарова). Түбән Кама шәһәре судында, РФ Җинаять Кодексының 159 нчы маддәсендә каралган алдау җинаятен кылуда гаепләнүче Эльза Мингалиевага карата җинаять эше тикшерелгән. Элегрәк ул алдау өчен 2 елга ирегеннән мәхрүм ителгән булган инде.
Бу юлы суд ачыклаганча, Мингалиева 2006 елның сентябреннән 2008 елның гыйнварына кадәр, Түбән Кама шәһәре кибетләрендә төрле товарлар алу өчен куллану кредитлары рәсмиләштерү үтенече белән, танышларына мөрәҗәгать иткән. Ул зыян күрүчеләрне рәсмиләштерелгән кредит буенча түләүләрне үзе гамәлгә ашырачагына ышандырган һәм товарны үзенә алып кала торган булган. Шул рәвешле, Мингалиева алдау юлы белән компьютер техникасын, җиһаз, төзелеш материалларын үзләштергән, аннан соң билгеле булмаган затларга саткан. Кредит буенча бурычларны да капламаган.
Нәтиҗәдә, Мингалиева тарафыннан зыян күрүчеләргә 500 мең сумнан артык зыян китерелгән. Суд карары нәтиҗәсендә ул гаепле дип табылган һәм 5 елга ирегеннән мәхрүм ителгән. Әлеге җәза бер яшьлек баласы балигълык яшенә җиткәнче кичектерелеп тора, дип хәбәр итә ТР прокуратурасының матбугат хезмәте.