Р.Вәлиев: “Теләсә кайсы милләтнең язмышы – тел язмышы”

“Соңгы ике дистә елда Тел мәсьәләсе белән зыялы затлар гына түгел, дәүләт оешмалары да шөгыльләнә башлады”, - дип белдерде Разил Вәлиев
(Казан, 30 июнь, “Татар-информ”). Моннан берничә көн элек өченче чакырылыш ТР Дәүләт Советының утыз тугызынчы утырышында ТР Министрлар Кабинетының “ТР дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында” ТР Законы һәм 2004-2013 елларга ТР дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча ТР Дәүләт программасын гамәлгә ашыру турында мәгълүматы тыңланды. Әлеге мәсьәлә буенча ТР Премьер-министры урынбасары - мәдәният министры Зилә Вәлиева чыгыш ясады.
Өстәмә доклад белән ТР парламентының Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев чыкты. “Теләсә кайсы милләтнең язмышы – тел язмышы, аның җәмгыятьтә тоткан урыны һәм үсеш дәрәҗәсе белән турыдан-туры бәйле. Тел ул – милләтнең бүгенге халәтен күрсәтүче барометр кебек”, - дип башлап җибәрде ул чыгышын.
Аның сүзләренчә, күпмилләтле Россия җәмәгатьчелегендә һәм шул исәптән татар дөньясында телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү мәсьәләләре узган гасырларда ук күтәрелә һәм бу турыда фикер алышу даими рәвештә дәвам итеп килә. “Аллага шөкер, бу хәрәкәт бүген дә дәвам итә. Ә соңгы ике дистә елда Тел мәсьәләсе белән зыялы затлар гына түгел, дәүләт оешмалары да шөгыльләнә башлады”, - дип белдерде рәис.
Билгеле булганча, Телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү мөмкинлеге Татарстанда дәүләт дәрәҗәсендә, бөтен халык сайлаган парламент законы рәвешендә моннан 15 ел элек 1992 елның 8 июлендә барлыкка килде. Бу законны тормышка ашыру юлларын күрсәткән Дәүләт программасы исә Татарстан Республикасы Югары Советы карары белән 1994 елның 20 июлендә кабул ителде. Татарстан Дәүләт Советы 2004 елның 24 июлендә әлеге законга, шул елның 11 октябрендә Программага үзгәрешләр һәм төзәтмәләр кертте.
“Телләр турында Закон һәм Программа кабул ителгәннән соң, үткән елларда республикабызда, өлешчә генә булса да аннан читтә дә туган телебезне тормышыбызның төрле өлкәләрендә куллану, аңа көч-куәт бирү юлында байтак эшләр эшләнде. Әмма шунысын да әйтеп үтми булмый – без әле бүген ике дәүләт телен дә тормышыбызның бөтен өлкәләрендә дә тигез куллану, файдалану, өйрәнү һәм үстерү дәрәҗәсеннән бик ерак торабыз. Татар теле әле һаман гаилә, кухня, туган-тумача, дус-ишләр арасында аралашу чарасы гына булып калуын дәвам итә. Инде байтак гаиләләрдә, хәтта кайбер татар авылларында, татар мәктәпләрендә татар теле бигрәк тә яшьләр арасында үзара аралашу теле булудан да туктый бара”, - дип ассызыклап үтте Р.Вәлиев.
“Без әле һаман да Россия һәм Татарстан Конституцияләрендә, Россия белән Татарстан арасындагы Шартнамәдә һәм “Татарстан Республикасы дәүләт телләре турында...”гы законда күрсәтелгән, программада максат итеп куелган мөмкинлекләрне тормышка ашырырга, аларны көндәлек тормышыбызда, эшебездә һәрдаим файдаланырга өйрәнә алмыйбыз, - дип дәвам итте чыгышн рәис. - Безнең күп кенә акыллы, үз эшенең остасы булган мөхтәрәм җитәкчеләребез, гуманитар булмаган төрле оешма, предприятие, учреждение башлыклары телләр язмышын кайгыртуны, телләр турындагы законны һәм дәүләт программасын тормышка ашыруны мәгариф һәм мәдәният хезмәткәрләре эше генә дип карыйлар”.
Р.Вәлиев сүзләренчә, бу закон промышленность, авыл хуҗалыгы, бигрәк тә турыдан-туры халыкка хезмәт күрсәтү өлкәләрендә эшләүче һәр кече һәм зур җитәкчегә дә турыдан-туры карый, канунны үтәүдә алардан да җаваплылык таләп итә. “Татарстанның административ җаваплылык турындагы Кодексының икенче статьясында телләр турындагы законны бозган өчен җитәкчеләргә төрле күләмдә штраф салу күздә тотылган. Кызганыч ки, бездә адым саен телләр турындагы законны бозу очраклары булып тора, әмма мин әлегә кадәр моның өчен республикабызда берәр җитәкчене җавапка тартканнарын хәтерләмим. Димәк, закон гына түгел, аны бозган өчен җавапка тарту чарасы булган – Кодекс үзе дә тиешле дәрәҗәдә эшләми. Димәк, әле безнең ватандашларыбыз үзләренең тел өлкәсендәге хокукларын белми яисә белеп тә битарафлык күрсәтә”, - ди Р.Вәлиев.
Р.Вәлиев хәбәр иткәнчә, Татарстан белән Россия арасындагы Яңа Шартнамәдә Татарстанның, Россия хөкүмәте белән бергәләп, Татарстаннан читтә яшәүче татар халкына үзенең милли мәдәниятен һәм туган телен саклауда һәм үстерүдә ярдәм итәргә тиешлеге әйтелә. Бу статьяны тормышка ашыру өчен читтәге милләттәшләребезгә ярдәм итү буенча федераль программа төзергә кирәк. “Кызганыч, Шартнамә гамәлгә керүгә шактый вакыт узса да безнең әле һаман бу эшкә тотынганыбыз да юк. Ә программасыз әлеге статья үзеннән-үзе беркайчан да эшләп китмәячәк”, - дип белдерде ул.
“Татарстанда ике дәүләт теленең тигез булырга тиешлеге үзебезнең Президентыбыз эшчәнлегендә шактый ачык күренә. Россия белән Татарстан арасындагы әлеге Шартнамәдә Татарстан Президентының ике дәүләт телен дә белүе бурыч итеп куелган. Президент эшчәнлеге безнең барыбызга да, бигрәк тә дәүләт органнарында эшләүче һәр җитәкчегә үрнәк булып тора. Шулай булгач, Татарстанның дәүләт органнарында эшләүче һәр җитәкче – югары урын биләп торамы ул, кечерәкнеме - Татарстан халкы белән ике дәүләт телендә дә аралаша алырга тиеш”, - дип билгеләп үтте Р.Вәлиев.
Ул, чыгышын дәвам итеп: “Телләр турындагы законда ике дәүләт телен дә үз эшендә куллана торган хезмәткәрләргә хезмәт хакының 15 проценты күләмендә өстәмә түләү каралган. Әмма бу түләүнең кемнәргә тиеш икәнлеге турында хөкүмәт әзерләгән һөнәр ияләре исемлеге һәм положение кирәк. Законда каралган әлеге күрсәтмәләр гамәлгә керсә, ике дәүләт телен дә тигез файдалану эше шактый яхшырыр иде”, - дип белдерде.
Р.Вәлиев фикеренчә, эшләргә мөмкин булып та, үзебезнең битарафлыгыбыз һәм милли манкортлыгыбыз аркасында кулыбыз җитмәгән, күңелебез ятмаган мәсьәләләрнең бездә иге-чиге юк.
Билгеле булганча, узган ел бөтен Россия белән беррәттән, Татарстанда да “Рус теле елы” уздырылды. Р. Вәлиев бу нисбәттән: “Хәзер инде безгә: “Татарстанда кайчан “Татар теле елы” яисә “Туган тел елы” булачак?” – дип мөрәҗәгать итәләр. Минемчә, бу мәсьәләне дә көн тәртибенә куеп, хәл кылырга вакыт җиткәндер”, - дип белдерде.
Ул шулай ук үз чыгышында интернетта латин әлифбасы ярдәмендә аралашу, Казанның 1000 еллыгына багышланган тантаналы җыелышта Россия Президенты Владимир Путин үз чыгышының байтак өлешен татар телендә сөйләвен һәм моның Татарстанда дәүләт телләре булган татар һәм рус телләренең тигез кулланырга тиеш икәнлеген иң югары дәрәҗәдә раслау иде, дип әйтеп үтте.
“Шәһәр һәм авылларыбыз урамнарын ике телдә бизәп, җыелыш-киңәшмәләрне ике дәүләт телендә алып барсак, кибетләр, рестораннар, акционерлык җәмгыятьләренең, шәхси оешмаларның исемнәрен дөрес итеп ике телдә язып куйсак, шәһәрләрдә, авылларда, транспорт вокзалларында һәм транспорт чараларында игъланнарны ике телдә әйтсәк, халыкны кабул итә торган сырхауханә һәм хастаханәләрдә, даруханәләрдә, прокуратура һәм мәхкәмә оешмаларында, көнкүреш хезмәте күрсәтү предприятиеләрендә эшне ике дәүләт телендә тигез күләмдә оештырсак, без телләр турындагы законны тормышка ашыруда чын мәгънәсендә зур адым ясар идек”, - дип белдерде Р.Вәлиев.