Җәмил МӨХӘММӘТШИН

“Җитмешенче елларда “Болгар” заповеднигын финанслауга бирелә торган акчаның 70-80 проценты казу эшләренә бүленә иде”

Җәмил МӨХӘММӘТШИН: “Җитмешенче елларда “Болгар” заповеднигын финанслауга бирелә торган акчаның 70-80 проценты казу эшләренә бүленә иде”

Болгарга бөтенроссия мөселманнарының икенче тапкыр уздырылган фестиваленә баргач, “Болгар” музей-ядкарьлеген үзем өчен “яңадан ачтым”. Моңа музей-ядкарьлекнең фәнни хезмәткәре, озак еллар дәвамында директоры булып эшләгән, тарих фәннәре кандидаты Җәмил Мөхәммәтшин “гаепле”. Ул фестивальдә катнашучы яшьләрне моңарчы без күрергә гадәтләнгән, уртасында чиркәү торган комплексны күрсәткәннән соң, койманың теге ягына алып чыкты. Әлеге экскурсиядән соң аның белән “Болгар” музей-ядкарьлегенең бүгенге хәле турында гәп кордык.

Җ.М.: Болгар турында сүз алып барганда, бүгенге көндә Болгар территориясендә шактый эш алып барыла. Ул эш элек тә юкка чыкмаган иде. Безнең “Болгар” ядкарьлегендәге эшебез - күз алдында. Хәзерге вакытта бөтен Болгар территориясе бик матур, ямь-яшел үлән үсә. Ә 1969 елны мондагы җирләрнең 300 гектары да сөрелә иде. “Болгар” ядкарьлегендә аста туристларның причалы бар, анда йөк бушату причалы иде. Без сезнең белән барган Габдрахман сәхәбә коесы урынында ком алу өчен карьер бар иде. Ул чакта Болгар бик авыр хәлдә иде. Биредә шулай ук водозабор, аэропорт бар иде. Бу нәрсәләр 30 ел дәвамында барысы да хәл ителде. Хәзер исә Болгар шәһәре, килеп карарлык, туристларга күрсәтерлек хәлгә килде.

Биредә күп кенә реставрация эшләре дә алып барылган икән ...

Җ.М.: Болгарда төп реставрация эшләре 1964 елдан алып 1971 елга кадәр алып барылды. Бу чорда казу эшләре алып барылды, һәйкәлләрнең нинди һәйкәл икәнлеге, датасы билгеләнде. Ул чакта академик Айдаров проектларны эшләде, реставрация эшләрен алып баручы булды. Хәзер без шул реставрация эшләре нигезендә эшлибез. Шул 25-30 ел эчендә “Болгар” ядкарьлегендә күп нәрсә эшләнде. Башта – җиде, аннан өч һәйкәлне - Ак пулатны, Хан мунчасын ачтык. Читтәрәк җиде мавзолей, Малый городок ачылды. Алар бөтенесе 2000 елга кадәр ачылып, һәйкәлләр карарлык хәлгә китерелде.
Тагын да яхшырак эшләргә исәп бар иде. Монда Кара пулат, Көнчыгыш мавзолей турында сүз алып барабыз инде. Көнчыгыш мавзолей эчендә казу эшләре дә үткәрелде. Ул архитектура һәм археология әйберләрен күрсәтүче бердәнбер һәйкәл. Чөнки аның эченә кереп карарга була, анда җитештерү дә, мавзолей да – бөтенесе бер урында. Шуңа күрә ул һәйкәлне югалтырга кирәк түгел иде. Ул бердәнбер сакланып калган куполлы һәйкәл. Шуңа күрә анда торгызу эшләрен дәвам итәргә кирәк. Кара пулатка килгәндә, ул гражданлык архитектурасы, кызыклы һәйкәлләрнең берсе. Хәзер анда мәдрәсә булган дип әйтәбез. Анда 2002-2003 елларда реставрация эшләре бераз барган иде. Ләкин 2004 елда бөтенесе ишелеп төште.

Реставрация эшләре ничек алып барылды? Һәйкәлләрнең сурәтләре табылдымы?

Җ.М.: Менә Олы манараның архитектор Шмидтның 1828 елны ясаган сызымнары бар. Аның нигезендә Олы манараның сурәтен бирергә була. Ә Ак пулатның Паллас һәм Чемизов ясаган рәсемнәре бар. Аның да реставрациясен эшләргә була.

Болгарда археология буенча хәлләр ничегрәк тора?

Җ.М.: Болгарда һәйкәлләрне ныклап өйрәнү юк. Һәм казу эшләренең планы да юк. Элек заповедник экспедициясенең башында фән докторы тора иде. Аннан соң анда озак еллар буена фән кандидаты булды. Хәзерге вакытта бик аз гына казу эшләре алып барыла. Хәтта акчада бирелми. Элек – җитмешенче елларда заповедникны финанслауга бирелә торган акчаның 70-80 проценты казу эшләренә бүленә иде. Хәзерге вакытта казу эшләренә 0,5 процент акча китә.
Шунысын да әйтергә кирәк: элек казу эше белән, реставрация эше бергә алып барыла иде. Ул бик әһәмиятле, чөнки казыган әйберне яңадан җимерелмәсен өчен сакларга кирәк. Шул вакытта бераз гына сылап куйсаң, аз гына җир белән күмеп куйсаң, ул һәйкәлне сакларга мөмкинчелек бирә. Әгәр казу эше 10 ел бара икән, соңыннан проект эшләп, һәйкәлне яңадан торгызырга була. Менә шулай итеп безнең Ак пулат, Хан мунчасы эшләнде. Аның нигезендә безнең булачак бинабызны да эшләргә була иде.

Сүз нинди бина турында бара?

Җ.М.:
Ул менә монда артта гына. Казу эшләре 14 ел буе бара инде, ике елдан бетәргә дә мөмкин. Без аны хан сарае булмаганмы икән дип тә әйтәбез инде. Ул Болгардагы иң зур биналарның берсе. Чөнки безнең мәчетнең озынлыгы 30 метр, Ак пулатныкы 33 метр, ә бу бинаның озынлыгы – 40 метр, киңлеге 18 метрга җитә.

Без караган Кызыл пулат турында да әйтеп китсәгез иде ...

Җ.М.:
Ул сакланып калган биналарның иң матуры, иң күркәме. Анда казу эшләре алып барылды һәм кешеләргә күрсәтерлек хәлгә китерелде. Аның кырларыннан бик яхшы итеп обволовка эшләнде. Аны Идел суы хәзер бик юмый да инде. Ләкин хәзер ул бик начар хәлдә булса да, ике метр стенасы исән әле. Баскычларын ташып бетерделәр инде. Бу бинаны торгызып, эшләп була. Ул яр буендагы биналарның берсе булыр иде.


Тыюлыкта тагын нинди кызыклы табылдыклар бар?

Җ.М.
: Казу эшләре вакытында известь яндыру өчен мичләр табылды. Алар унсигезенче йөзгә карый. Алар Болгар тарихы белән бәйләнгән. 18-19 нчы гасырларда Болгардагы сиксәннән артык бинаның күбесе (хәзер җидесе калды инде) известь мичләрендә эретелеп, он эшләп, юкка чыгарылган. Бу мичләрне торгызып, эшләп бетерсәң, ул туристлар өчен бик кызыклы объект булыр иде.
Болгар шәһәрен күрсәтү буенча туристик маршрут бар. Һәр һәйкәлгә барып карарга була, асфальт юллар салынган. Ләкин монда бер нәрсә җитми: кешеләргә бераз гына булса да утырып ял итәргә урын кирәк. Кибетләр дә бер урынга гына тупланган.
Өлкән кешеләрнең күбесе Габдрахман сәхәбә коесына килеп, су ала. Бу коеның сигез чыганагы бар иде. Аларның коега өчесе генә эләкте. Коеның проекты да әйбәт иде. Анда күп нәрсә эшләнгән. Бу кешеләр Болгар җирен яратып, аның рухына дип дога кылырга дип килгән кешеләр инде. Аларның мәнфәгатьләрен кайгыртып, юынырга сулар, комганнар булдырырга кирәк. Болгар шәһәрчегендә тәхарәтханә эшләнде эшләнүен, әмма ул елга бер тапкыр гына ачыла, анда су тутырылган савыт бик кечкенә, бу су 100 кешегә генә җитә. Менә боларның барысын да рәтләп эшләп бетерергә кирәк.

                           Әңгәмәне Римма Гатина алып барды