Балык Бистәсе районында ике вуз вәкиллеге ябылачак

Балык Бистәсе районы прокуратурасы тарафыннан, район территориясендә “Югары һәм вуздан соңгы һөнәри белем турындагы” закон үтәлеше тикшерелгән
(Казан, 30 июнь, “Татар-информ”, Гөлнар Гаттарова). Тикшерү барышында ачыкланганча, Балык Бистәсе районы территориясендә Социаль һәм гуманитар белем, Ачык мәгариф үсеше Төбәк институтларының ике вәкиллеге гамәлдә торган. ТР прокуратурасының матбугат хезмәте мәгълүматларыннан күренгәнчә, биредә вәкиллекләрнең эшчәнлеге өчен җаваплы затлар билгеләнмәгән. Шул ук вакытта мәгариф эшчәнлеге алып барырга рөхсәт бирүче лицензия дә булмаган, бинаны арендага бирү өчен килешү рәсмиләштерелмәгән, вәкиллекнең теркәлүе буенча салым органнарында мәгълүматлар булмаган.
“Югары һәм вуздан соңгы һөнәри белем турындагы” Федераль закон нигезендә, югары уку йорты булып, юридик зат статусына ия булган һәм югары һөнәри белем бирү программаларын махсус лицензия буенча гына гамәлгә ашыручы уку учреждениесе санала.
Закон бозу очракларын юкка чыгару максаты белән, район прокуратурасы бер дәгъва гаризасын әзерли. Ректор фәрманы белән, Ачык мәгариф үсеше Төбәк институтының Балык Бистәсе вәкиллеге ябыла. 2008 елның 1 нче сентябреннән Социаль һәм гуманитар белем институты вәкиллеге дә эшчәнлеген туктатачак.