Бүген югары медицина технологияләре буенча укыту-методик үзәк эшли башлаячак

Югары технологияле медицина ярдәме күрсәтү өчен белгечләр әзерләү буенча укыту-методик үзәгендә беренче квалификация күтәрү циклы башлана
(Казан, 30 июнь, “Татар-информ”). Бүген югары технологияле медицина ярдәме күрсәтү өчен белгечләр әзерләү буенча укыту-методик үзәгендә “Эндоскопик хирургиядә мануаль күнекмәләр” дип исемләнгән беренче квалификация күтәрү циклы башлана, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте.
ТР Министрлар Кабинеты партнерлыгында һәм дөньяның әйдәп баручы «Джонсон&Джонсон» медицина корпорациясе ярдәмендә сәламәтлек саклау һәм соиаль үсеш Федераль агентлыгы тарафыннан төзелгән яңа укыту үзәге үз эшен өстенлекле юнәлешләрнең берсе – эндоскопик хирургиядән башлый. Казан дәүләт медицина университетының эндоскопик хирургия кафедрасы укытучылары һәм Казан шәһәренең әйдәп баручы белгечләре курсларның беренче тыңлаучылары булачак. Тыңлаучыларга хирургларны эндоскопик операцияләр күнекмәләренә өйрәтүнең тулы концепциясе тәкъдим ителәчәк.
Белгечләрнең беренче мәртәбә иң заманча "LapMentor" стимуляторларын, шулай ук башка төрле махсуслаштырылган тренажерлар, хирургия кораллары һәм җиһазлар кулланып, методиканы эшләп бетерү мөмкинлеге барлыкка киләчәк. Укыту программасы кысаларында курсантлар лапороскопик процедураларны башкарганда гамәлләрнең эзлеклелеген өйрәнүдән башлап тренажер һәм муляжларда мануаль күнекмәләр булдыруга кадәр эндоскопик хирургларны өйрәтүнең барлык этаплары белән танышачак.
Үзәктә тәкъдим ителгән алдынгы халыкара методикалар һәм заманча технологияләрнең мөмкинлекләре нәтиҗәсендә, курслар тәмамлангач тыңлаучылар табибларның квалификациясен арттыру дәүләт программасы кысаларында эндоскопик хирургияне укытуның принциплары турындагы иң заманча белемнәргә ия булачак.
Курсларның укытучылары – профессор Н.Матвеев (Мәскәү дәүләт медицина-стоматология университетының дипломнан соң белем бирү факультетының эндоскопик хирургия кафедрасы) һәм профессор Г.Рутенбург (И.Павлов исемендәге Санкт-Петербург Дәүләт медицина университетының хирургия фаукультеты кафедрасы). Алар Россия эндоскопия хирурглары җәмгыяте президенты, профессор С.Емельянов һәм җәмгыятьнең генераль секретаре, профессор А.Федоров җитәкчелегендә укыту программасын булдырган. Мондый программаны булдыру һәм оператив рәвештә гамәлгә ашыруның әһәмияте бәяләп бетергесез. Әлеге цикл “Сәламәтлек” өстенлекле илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында медицина кадрларын әзерләүдә җитди адым булачак.