Аксубай районы балалар бакчаларында күпсанлы хокук бозулар теркәлгән

Аксубай район прокуратурасы мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре эшчәнлегендә закон бозу очракларын ачыклаган
(Казан, 30 июнь, “Татар-информ”, Гөлнар Гаттарова). Тикшерү нәтиҗәсендә билгеле булганча, Аксубай районы территориясендә урнашкан мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре эшчәнлегендә санитар һәм янгын куркынычсызлыгы законнары бозылган.
ТР прокуратурасының матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, мәктәпкәчә оешмаларда башка закон бозу очраклары да күзәтелә. Әйтик, группаларда балалар кирәгеннән артык күп тупланган, балалар бакчаларында эшләүчеләргә хезмәт хакы да айга бер тапкыр гына түләнгән.
Тикшерү нәтиҗәләре буенча, Аксубай муниципаль районы башкарма комитетына, закон бозу очракларын бетерү буенча 3 кисәтү һәм 32 протест белдерелгән.