^Татарстанда беренче яртыеллыкта якын чит илдән күчеп килгән 4 меңнән артык кеше Россия гражданлыгын алган

^Татарстанда беренче яртыеллыкта якын чит илдән күчеп килгән 4 меңнән артык кеше Россия гражданлыгын алган
(Казан, 30 июнь, "Татар-информ", Игорь Черепанов). Татарстанда беренче яртыеллыкта якын чит илдән күчеп килгән 4 меңнән артык кеше Россия гражданлыгын алган. Бу турыда бүген "Татар-информ" агентлыгына ТР эчке эшләр министрының урынбасары Евгений Дәүләтшин хәбәр итте. Министр урынбасары мәгълүматлары буенча, ел башыннан 365 чит ил кешесе даими һәм 3 меңнән артык кеше вакытлыча яшәүгә рөхсәт алган. Бу вакыт эчендә паспорт-виза хезмәте тарафыннан ким дигәндә 150 кешегә гомумгражданлык паспорты бирелгән.