Свердловски өлкәсендә Сабан туйлары бик яхшы үтте

Свердловски өлкәсендә Сабан туйлары бик яхшы үтте

(Екатеринбург, 30 июнь, “Татар-информ”, Фәвия Сафиуллина). Свердловски өлкәсенең Первоуральски шәһәрендә зур Сабан туе булып узды. Башка елларда уздырылганнарыннан быелгы бәйрәм киң масштаблылыгы белән аерылып торды. Свердловски өлкәсе тарихында беренче тапкыр бу Сабан туе “Өлкә Сабан туе” дип аталды.

Екатеринбург шәһәрендә эшләп килүче Милли медиа-холдинг һәм “Ауразия” хәйрия фонды җитәкчеләре, әле яз көне үк, өлкә хөкүмәте исеменә Казанның меңъеллыгына багышлап шундый зур чара уздыру турында тәкъдим белән чыкканнар иде. Озак та үтми өлкә Сабан туе уздыру турында хөкүмәт рәисе Алексей Воробьев имзалаган карар барлыкка килде. Бәйрәмне оештыру комитетын Свердловски өлкәсе хөкүмәте рәисе урынбасары Семен Спектор җитәкләде. Оештыру комитетында өлкә думасы депутатлары, министрлар, Татарстанның һәм Башкортстанның Свердловски өлкәсендәге даими вәкилләре, татар һәм башкорт иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре эшләде.

Бәйрәм буласы көнне һава торышы гына куандыра алмады – көне буе чиләкләп яңгыр койды. Бу уңайдан Семен Спектор, Аллаһы Тәгалә мөселман халкының милли бәйрәме хөрмәтенә барыбызның да башын зонтик белән булса да каплады, дип шаяртып та куйды. Көннең шундый булуына да карамастан, Первоуральски шәһәре янындагы матур аланга бик күп халык җыелды.

Бәйрәмне хөкүмәт җитәкчеләре, депутатлар, шулай ук Татарстан һәм Башкортстан республикаларыннан килгән кунаклар ачып җибәрде. Свердловскига өлкә Сабан туе кунаклары булып Татарстанның Мамадыш районы хакимияте җитәкчесе урынбасары Шамил Хәсәнов җитәкчелегендә 40 кешедән торган делегация, Башкортстанның Мәчетле районыннан 55 кешелек делегация, Сибай филармониясе артистлары һәм Казаннан татар эстрадасы осталары килгән иде.

Бәйрәм концерты өч сәхнәдә барды. Беренче, иң зур сәхнәдә Татарстан һәм Башкортстан республикаларыннан килгән сәнгать осталары, Урал халык хоры һәм “Рома” чегән ансамбле чыгыш ясады. Икенче сәхнә өлкәнең төрле почмакларыннан җыелган үзешчән сәнгать коллективларына һәм балаларга бирелде. Биредә Екатеринбург шәһәреннән “Күгәрчен” үрнәк балалар фольклор ансамбле, Алапай шәһәреннән килгән “Чулпан” балалар бию ансамбле чыгышларын, шулай ук Первоуральскидан Ильмира Вахитова җитәкчелегендәге мәктәпкәчә яшьтәге балалар милли студиясенең милли киемнәр модельләрен күрсәтүләрен тамашачылар бик яратып һәм сокланып кабул итте. Шушы ук сәхнәдә Милли медиа-холдинг “Сәләтле балалар” проектында катнашучылар чыгышын оештырды. Озын толымга һәм милли киемнәргә бик күңелле конкурслар уздырылды.

Өченче сәхнә башкорт юрталары янында урнаштырылган иде. Дүрт башкорт юртасы бик матур бәләкәй генә койма белән уратып алынган. Капкада “Башкортстанга рәхим итегез!” дигән язу тора. Юрталарның берсендә милли ризыклардан торган табын әзерләнгән, башкаларында башкорт көнкүреше әйберләре, милли киемнәрдән торган бик кызыклы музейлар оештырылган. Мәчетле районы делегациясенең иҗат төркеме кызлары һәм егетләре биредә дәртле биюләр биеде, курай моңы һәм матур җырлар кичкә кадәр тынмады. Валерия Тюменцева студиясенә йөрүче сылу кызлар башкорт милли үрнәкләре кертеп тегелгән заманча кием модельләрен күрсәтте. Башкорт ишегалды үзенең күп төрле үзенчәлекле бизәге белән менә шулай көне буе күпләрне үзенә тартып торды.

Зур сәхнәдән ерак түгел ике зур ак чатыр да урнаштырылган иде. Андагы өстәлләр татар халык милли ризыкларыннан сыгылып торды.

Гомумән алганда, Сабан туе бик бай бизәкле булды. Төрле уеннар, спорт ярышлары да бик югары дәрәҗәдә оештырылган иде. Ат чабышы, көрәш кебек җитди ярышларны уздыруны Свердловски өлкәсенең спорт министрлыгы үз контроле астына алды. Җиңеп чыгучыларга бирелгән бүләкләр дә бай булды. Көрәштә җиңеп чыгып, абсолют батыр булып калган Рөстәм Вәлиуллин традицион тәкә янына “Ак барс банк” махсус билгеләгән приз – илле мең сум күләмендә акчалата премия дә алды. Беренче килгән ат хуҗасы егерме биш мең сум күләмендәге премиягә лаек булды. Башка бүләкләр дә йөзгә кызыллык китерерлек булмады.

Халык мәкалендә әйтелгәнчә, беренче коймак төерле була бит ул. Мондый зур чараны оештыруда аз-маз хаталар да китми калмагандыр Әмма гомумән алганда, беренче өлкә Сабан туе күпләрнең күңеленә бик хуш килде.

Оештыручылар Сабан туен уздыруда катнашкан һәм акчалата ярдәм күрсәткән предприятиеләргә, мәрхәмәтле егетләргә олы рәхмәтле. “Татнефть” берләшмәсенең Уралдагы бүлекчәсе, “Ак Барс” банкының Екатеринбургтагы филиалы, Свердловски өлкәсенең “Динас”, Новотрубный заводлары, үзебезнең татар егетләре җитәкләгән сәүдә предприятиеләре, Милли медиа-холдинг һәм “Ауразия” хәйрия фонды җитәкчеләре күрсәткән ярдәмнәр тиңдәшсез. Шулай ук Татарстан һәм Башкортстан республикалары күрсәткән олы ярдәм өчен бик зур рәхмәт белдерәсе килә.

Бигрәк тә Мамадыш районыннан килгән делегациягә зур рәхмәт. Мамадышлылар өлкә Сабан туе узгач та кайтып китмәде, икенче көнне Березовский шәһәрендә бик матур тагын бер Сабан туе уздырырга булышты. Березовский шәһәре татарларының милли-мәдәни мохтәрияте җитәкчесе Фрида ханым Насретдинова әйтүенчә, алар белән эшләү шулхәтле рәхәт булды. Мәйданны да бизәделәр, көрәшне оештыруда да катнаштылар, искитәрлек матур, көчле концерт программасы да күрсәттеләр. Күпләр, хәйран калып, мондый Сабан туе әле бездә беренче тапкыр, диештеләр. Халык чын күңелдән ял итте.

Березовский шәһәре хакимияте җитәкчеләре, татар һәм башкорт оешмалары Татарстан Республикасы хөкүмәте җитәкчеләренә, Мамадыш районы хакимияте җитәкчеләренә шундый зур ярдәм күрсәткәннәре өчен олы рәхмәтләр белдерде.