Шәһәр хатын-кызларына үз сәламәтлекләре турында уйларга мөмкинлек туды

Шәһәр хатын-кызларына үз сәламәтлекләре турында уйларга мөмкинлек туды

(Казан, 30 июнь, “Татар-информ”, Надежда Чепрасова). “Avon Beauty Produces Company” косметика компаниясе үткәрә торган “Күкрәк шешенә каршы бергәләп” хәйрия программасына кысаларында, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры каршындагы мәйданда ике маммографика комплексы ачылды, алар ярдәмендә шәһәр хатын-кызлары 5 июльгә кадәр иртәнге сигездән кичке сигезгә кадәр бушлай маммографик тикшеренү узу мөмкинлеге бирелә.

Исегезгә төшереп үтик, мондый акция безнең илдә инде өч ел дәвамында үткәрелә, быел исә Россиянең башка шәһәрләренә Казан да кушылды. “Күкрәк шешенә каршы бергәләп” программасын оештыручыларның миссиясе хатын-кызларны маммографик тикшерүдә генә түгел, ә аларның үз сәламәтлекләрен кайгыртырга һәм ел ярым-ике елга бер тапкыр диагностика үтәргә тиешлекләрен уйларга мәҗбүр итүдә дә.

Программаны төзүчеләр 40тан узганнарга аеруча игътибар юнәлтте, аларга бернинди документларсыз тулы тикшеренү үтү мөмкинлеге бирелде. Бары тик әлеге хатын-кызның элек онкодиспансерда исәптә тормавы гына шарт булып тора. 40 яшьтән яшьрәкләр исә яшәү урыныннан хирург яисә гинеколог юлламасы алып килергә тиеш.

Әлеге акция кысаларында, “Радиоприбор” ААҖдә, нигездә анда хатын-кызлар эшли, 27-29 июнь көннәрендә 240 хезмәткәргә тикшерү үткәрелде.

Г.Камал театры каршындагы мәйданда бушлай маммографик тикшерү үткәрү 6 көн дәвам итәчәк һәм, билгеле инде, барлык теләүчеләр дә тикшерү үтә алмаячак, чөнки ике комплекс көн дәвамында бары тик 80 кешене генә тикшерү мөмкинлеге бирә. Ләкин Республика клиник онкология диспансерының маммология үзәгендә (Себер тракты, 29нчы йорт) һәм Нагорный урамы, 6нчы йортта урнашкан шәһәр онкодиспансерында да бушлай тикшеренү үтәргә мөмкин. Бары тик участок хирургы яисә хатын-кыз табибыннан юллама гына булырга тиеш.