Салих Баттал музее белән мәктәп укучылары таныштыра

Салих Баттал музее белән мәктәп укучылары таныштыра

(Казан, 30 июнь, «Татар-информ», Дания Моисеева). Алексеевски районы Зур Тигәнәле авылындагы Салих Баттал музеена килүчеләрне экспонатлар белән мәктәп укучылары таныштыра. Казаннан килгән Милли музей һәм аның филиаллары хезмәткәрләренә дә музейда куелган әйберләр турында, бер витринадан икенче витринага күчә-күчә, 7нче һәм 9нчы сыйныф кызлары сөйләде.

Музей директоры Лилия Зарипова әйтүенчә, быел чыгарылган 11нче сыйныф укучылары экскурсия үткәрергә аеруча оста иде. Мәктәп балалары биредәге туган якны өйрәнү түгәрәгендә музей белгечлегенә дә өйрәнә.

Танылган татар шагыйре Салих Баттал (1905-1995) һәм аның бертуганнары, шулай ук башка күренекле авылдашлары турында Зур Тигәнәле авылы балалары горурланып сөйли. Әйтик, Абдулла Баттал җәлилчеләр төркемендә көрәшкән, ә Мөбәрәк Баттал Татарстанның атказанган артисты булган. Музейда шулай ук данлыклы якташлар, татар халкының көнкүреше һәм авылның борынгы тарихы турында материаллар да урын алган. 1974нче елда авыл янында археолог Альфред Халиков борынгы кабиләләр каберлеге таба. 150 кабердән бүгенге көндә 24е генә тикшерелгән. Зур Тигәнәле авылы турында 1981нче елда Будапештта чыккан китапта да язылган.

Зур Тигәнәле авылына XVII гасырның беренче яртысында нигез салынган. 1878-79нчы елларда ул татар крестьяннары кузгалышы үзәкләренең берсе саналган. 1922нче елгы янгынга кадәр анда 800 хуҗалык һәм 4 мәчет булган.

Салих Баттал музее берничә бүлмәле матур бинада урнашкан. Аны Зур Тигәнәледә туган, нефть сәнәгате өлкәсендә җитәкче булып эшләгән Ралиф Зарипов төзергә ярдәм иткән. Музейны укытучы Дәхия Хафизова оештырган. Җәй көне кунакка кайтучылар авыл күрке булып торган музей белән танышмыйча калмый.