Казанның 1000 еллыгына махсус истәлекле сөлгеләр тукыла

Казанның 1000 еллыгына махсус истәлекле сөлгеләр тукыла

(Казан, 30 июнь, «Татар-информ», Дания Моисеева). Алексеевскиның сәнгатьчә туку фабрикасы «Казанга 1000 ел» дигән сөлгеләр җитештерә. Алар Бөтендөнья татар конгрессының махсус заказы буенча эшләнә.

Күптән түгел биредә Кукмара районы заказы буенча «Сабантуй — 2005» дип язылган сөлгеләр дә тукылган иде. Фабрика хезмәткәрләре әйтүенчә, сөлге һәм ашъяулык кебек тукымаларның үрнәкләре музейдагы борынгы экспонатлардан алына.

Алексеевскида сәүдәгәр Макариханың туку предприятиесе революциягә кадәр үк ачылган булган. Фабрика тукучылары кул белән туку серләрен буыннан буынга тапшырып килә. Аларның уңган куллары агач туку станокларында күптөрле бизәкле тукымалар иҗат итә. Биредә сөлге, ашъяулык, тастымал, идән паласлары һәм җитен җебеннән заманча сумкалар да чыгарыла. Тегү цехында заказлар буенча шулай ук эш киемнәре, халатлар һәм җәймәләр дә тегелә.