Фәрит Мөхәммәтшин Җәлил бистәсендә "Татарстан - яңа гасыр" иҗтимагый хәрәкәтенең зона мәгълүмат киңәшмәсен үткәрә

Фәрит Мөхәммәтшин Җәлил бистәсендә "Татарстан - яңа гасыр" иҗтимагый хәрәкәтенең зона мәгълүмат киңәшмәсен үткәрә

(Казан, 30 июнь, «Татар-информ», Руслан Мөхәммәтшин). Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе, республиканың "Татарстан - яңа гасыр" иҗтимагый хәрәкәтенең Сәясәт советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Сарман районының Җәлил бистәсендә "Татарстан - яңа гасыр" иҗтимагый хәрәкәтенең хакимиятнең муниципаль органнарын сайлауга әзерләүгә багышланган зона мәгълүмат киңәшмәсе үткәрә.

Киңәшмә вакытында ТРда җирле үзидарәне реформалау аспектлары, муниципаль сайлаулар үткәрү мәсьәләләре буенча РФ һәм ТР законнары, булачак сайлау кампаниясенең социаль һәм сәяси үзенчәлекләре, республиканың "Татарстан - яңа гасыр" иҗтимагый хәрәкәтенең территориаль бүлекчәләренең ТР муниципаль берләшмәләрнең органнары депутатларын сайлауга әзерлек һәм үткәрү буенча төп чаралары буенча фикер алышачаклар.

Киңәшмәдә "Татарстан - яңа гасыр" иҗтимагый хәрәкәтенең Сәясәт советы әгъзалары, "Татарстан - яңа гасыр" иҗтимагый хәрәкәтенең территориаль советларының рәисләре һәм әгъзалары, сайлау штаблары җитәкчеләре катнашачак.