“Әдәби сәхифә” түгәрәге утырышында шагыйрь Риза Шәфи премиясен булдыру турында сөйләшенде

“Әдәби сәхифә” түгәрәге утырышында шагыйрь Риза Шәфи премиясен булдыру турында сөйләшенде

(Казан, 30 июнь, “Татар-информ”, Маһирә Миңнуллина). Удмуртия татарларының “Яңарыш” редакциясе каршында эшләп килгән “Әдәби сәхифә” түгәрәгенең киңәйтелгән утырышында Удмуртиянең Воткински шәһәрендә яшәп иҗат иткән язучы, мәрхүм Риза Шәфи исемендәге премия булдыру турындагы мәсьәлә каралды. Премия проза һәм поэзия жанрларында иҗат итеп, аеруча уңышларга ирешүче җирле әдипләргә һәм матур әдәбиятны, милли тәрбияне пропагандалаучы публицистик язма авторларына Риза Шәфинең туган көне – 20 февральдә тапшырылачак.

Утырышта катнашкан Татарстан Язучылар берлеге рәисенең беренче урынбасары, язучы Шаһинур Мостафин: “Риза Шәфи милләтпәрвәр шәхес, туры сүзле, чичән шагыйрь иде. Ул, һичшиксез, моңа лаек”, - дигән тәкъдим ясады. Бу тәкъдимне түгәрәк әгъзалары да, Удмуртия татарларының төбәк милли-мәдәни мохтәрияте рәисе, “Яңарыш” газетасының баш мөхәррире Ирек Шәрипов та хуплады. Аннары Ш.Мостафин “Яңарыш” каршында эшләүче “Әдәби сәхифә” түгәрәгенә яңа исем кирәклегенә тукталып: “Түгәрәк Риза Шәфи исемендәге “Балкыш” әдәби-иҗат берләшмәсе” дип аталса уңышлырак булыр иде”, - диде.

Риза Шәфи мәһабәт Урал тауларының гаять гүзәл куенында – Башкортстанның Кыйгы районы Үрге Кыйгы авылында 1923 елның 20 февралендә дөньяга килә. Урта мәктәпне тәмамлый һәм Казан дәүләт педагогия институтының татар теле һәм әдәбияты факультетына укырга керә. Ләкин укытучы булу теләген якынаеп килгән дәһшәтле сугышның кыраулы җилләре кисә һәм ул сугышның беренче көннәреннән үк Ульяновски хәрби училищесына курсант итеп алына. Соңыннан ул хәрби академияне дә тәмамлый һәм хәрби техниканың иң яңа төрләрен булдыру, күпләп җитештерү белән шөгыльләнүче фәнни оешмаларда, шулай ук заводларда хезмәт итә. Шулай итеп хәрби хезмәттә 30 ел сизелмичә дә үтеп китә. Ләкин ул кая гына эшләмәсен һәм яшәмәсен, яшьтән үк башлаган шигырь язу эшен дәвам итә. Яңа яшьлек хыялларына якынаерга тик хәрби хезмәттән киткәч кенә мөмкинлек туа: китаплары чыга, Казан, Уфа, Ижевски басмаларында аның әсәрләре, мәкаләләре еш күренә башлый. Соңгы егерме ел эчендә шагыйрьнең “Синең җылы кулларың”, “Иң матур чагың”, “Җан җылысы” һәм “Офыклардан офыкларга” исемле шигъри җыентыклары дөнья күрә. Бу җыентыкларга кергән шигырьләрендә җиребез язмышы-иминлегенә кешелек тарафыннан тудырылып торган афәтләр куркынычы көчәюгә борчылу, җәмгыятьтәге әхлаксызлык, миһербансызлык, шәфкать-иман кимү турында язылган, шулай ук халкыбыз-милләтебезнең узганы, бүгенгесе һәм киләчәге белән горурлану хисе ярылып ята.