news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Минзәлә районында М7-Яңа Александровка юлын ябалар

Тулбай авылы янындагы буаны дүрт айдан артык ремонтлаячаклар.

(Казан, 30 май, «Татар-информ»). 1 июньнән Татарстанда М7-Яңа Александровка-Тулбай автомобиль юлы ябыла. Бу хакта Татарстан Транспорт һәм юлы хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Минзәлә районына автоюл буенча хәрәкәт 19 октябрьгә кадәр булачак. «Бу чорда Тулбай авылы янындагы буаның гидротехник корылмасын капиталь реомнтлаячаклар», — дип аңлаттылар ведомствода.

Машина йөртүчеләргә М7, Минзәлә-Боерган, Минзәлә шәһәренең урау юллары аша йөрергә киңәш ителә.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100