news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әгерҗе районында талпан кадалу очраклары арткан

районда 100 мең кешегә 171 очрак туры килә.

(Әгерҗе, 30 май, «Татар-информ», «Әгерҗе хәбәрләре»). Әгерҗе районында талпаннар активлашуы күзәтелә. Бу турыда ТР буенча Роспотребнадзор идарәсенең территорияләрне санитар саклау бүлеге җитәкчесе урынбасары Анна Алешина сүзләренә сылтама белән район газетасы хәбәр итә.

Талпаннарның иң күп кадалган очрагы Зәй районында теркәлгән. Биредә 100 мең кешегә 264 очрак туры килә. Яңа Чишмәдә — 172. Әгерҗе һәм Спас районнарында 100 мең кешегә 171 очрак. Аннан Менделеев (168), Чирмешән (152) һәм Ютазы (132) районнары. 

Урманга барганда саклану чараларын күрегез. Өстегезгә ак төстәге сыланып торган кием кияргә тырышыгыз. Ул капюшонлы, озын җиңле булсын. Шулай ук үзегез белән махсус чара — репеллентлар алырга онытмагыз. Табигать кочагына чыккач, чирәмгә утырмагыз, ятмагыз. Өйгә кайткач, кием, тән, чәчләрегезне тикшерегез. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100