news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чүпрәле ЗАГС бүлегендә никахны теркәү тантанасы битлек һәм перчаткаларда узды

Яшь пар - медицина хезмәткәрләре.

Чүпрәле ЗАГС бүлегендә никахны теркәү тантанасы битлек һәм перчаткаларда узды
http://chuprale-online.ru

(Чүпрәле, 30 май, «Татар-информ», «Туган як», Гөлия Фәизова). Кичә Чүпрәле районы ГХАТ бүлегендә Илнар Фәнис улы Шәйхаттаров һәм Зилә Ильяс кызы Галиуллинаның никахлары теркәлде. Истәлекле тантана битлек һәм перчатка киеп узды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Илнар Иске Чокалы авылында туган, ә Зилә Яшел Үзән районыннан. Икесе дә Казан шәһәрендә яши һәм эшли, икесе дә медицина хезмәткәрләре. Яшьләр апрель башында мөнәсәбәтләрне законлаштырырга теләгәннәр, әмма пандемия белән булган хәл үз төзәтмәләрен кертә.

12 майдан Татарстан ЗАГС бүлекләре никах теркәүне яңадан башлап җибәрде, әмма тантанада катнашучылар саны 10 кешедән артмаска тиеш.

Чүпрәле районы ЗАГС бүлеге җитәкчесе Альбина Шәрәфетдинова сүзләренчә, коронавирус белән бәйле вазгыятькә карамастан, туйлар саны кимемәгән һәм күчерелмәгән, бу бердәнбер очрак.

«Яз көне гадәттә, туйлар сезоны түгел. Бу яшьләрнең май аенда өйләнүшүгә карата булган ышануларына бәйле һәм дә мөселманнарның бу айда Ураза вакыты да иде. Соңгы никах теркәү тантанасы 7 мартта будган иде һәм менә үзизоляция режимынна соң бу беренче теркәү булды», — дип сөйләде Альбина Шәрәфетдинова.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100