Татарстанда эссе һәм дымлы һава урнашачак

Көндез һава температурасы +27..+32 градус булыр дип көтелә.
(Казан, 30 май, "Татар-информ"). Бүген Татарстанда алмашынучан-болытлы һава торышы булачак. Урыны белән кыска вакытлы яңгырлар һәм яшен була. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология үзәге хәбәр итте.Яшен вакытында көньяк-көнбатыштан искән җил тизлеге секундына 15-20 метрга җитәчәк.Көндез һава температурасы +27..+32 градус булыр дип көтелә.Татарстан синоптиклары ял көннәрендә дә эссе һава торышы булыр дип фаразлый.