Алтай губернаторы эшеннән китә

Александр Карлин үз карарын өлкә хөкүмәте киңәшмәсендә әйткән.

(Казан, 30 май, “Татар-информ”). Алтай өлкәсе губернаторы Александр Карлин вазифасыннан китә. Бу хакта ТАСС хәбәр итте.

А.Карлин үз карарын край хөкүмәте киңәшмәсендә әйткән. Ул вазифасыннан үз теләге белән китүен, Россия Президенты исеменә тиешле гаризаны инде биргәнлеген җиткергән.

“Дәүләт башлыгы тәкъдиме белән, хөкүмәт органнары алышыну бара. Бу очракта мин үзем өчен вакытында гариза белән мөрәҗәгать итәргә кирәк дип санадым”, - дигән Александр Карлин.