ТР Гидрометереология үзәге: бу атнада сизелерлек җылы булмаячак

Республика территориясендә яңгыр, яшен, боз яву һәм көчле җил көтелә.

(Казан, 30 май, "Татар-информ", Наталья Рыбакова). Бу атнада Татарстанда сизелерлек җылыну булмаячак. ТР Гидрометереология үзәге бүген һава торышының салкынаюы һәм кырау төшү ихтималы турында кисәтте.

Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең метеофараз бүлеге башлыгы "Татар-информ"га якын тәүлекләрдә республика антициклон йогынтысы астында булуын сөйләде. Явым-төшем көтелми. Киләсе төндә һаваның температурасы 1-6 градус җылы булачак, ә иңкүлектә урнашкан туфракта минус 1 градуска кадәр салкын булып, кырау төшә ала. Максималь һава температурасы иртәгә көндез +13 тән +18 градус булыр дип билгеләнә.

"1 июньдә төнлә урыны белән яңгыр һәм яшен булуы ихтимал. Көндез төньяк-көнбатыш циклоны яңгыр, яшен һәм боз алып килергә мөмкин, урын белән көчле җил исәчәк. Төнлә минималь һава температурасы 6-11 градус, ә көндез – 18-23 җылылыкны тәшкил итәчәк. 2 июньдә дә яңгыр, яшел һәм көчле җил көтелә. Минималь һава температурасы төнлә 5-11 градус җылы булса, көндез иң югары температура булачак 15тән 20 градуска кадәр булачак", – дип өстәде Ирина Трущина.

Беренчел мәгълүматлар буенча, ял көннәрендә республикада чагыштырмача суык булачак: көндез һава 11-16 градуска кадәр генә җылыначак. Вакыт-вакыт яңгыр булуы ихтимал.

"Бу атна дәвамында җылыну ягына таба кискен үзгәреш көтелми ", – диде бүлек башлыгы.