Башкортстанда армиядә һәлак булган улы өчен әнисе суд аша 1,5 миллион сум акча откан

Солдат түбәнсетүләрне күтәрә алмыйча, үз-үзенә кул салган.

(Казан, 29 май, "Татар-информ"). Башкортстанның Салават шәһәрендә яшәүче солдат анасы, суд аша Россия Оборона министрлыгыннан, Оренбург өлкәсендәге хәрби частьтә һәлак булган улы өчен компенсация сыйфатында 1,5 сум акча откан.

“Бүлек командиры Солтанов, гариза бирүченең улына дәгъва белдереп, аңа “подъем”, “отбой” командаларын биш тапкыр эшләтә”, – дип әйтелә суд карарында һәм тикшерү материалларына сылтамада. Аннан соң, алдан сүз куешып, Солтанов һәм Вәлиев, башка хәрби хезмәткәрләрдән үзләрен өстен куеп, аларның намусларын һәм дәрәҗәләрен кимсетеп күрсәтеп, солдатка җәза бирәләр һәм түбәнесетәләр.

Солдат янауларны җитди кабул итә һәм алга таба түбәнсетүләрдән качарга теләп, үз-үзенә кул сала.

Һәлак булган егетнең әнисе идарә тармагыннан әхлакый зыян өчен 5 миллион сум тәлап итә, ләкин суд аның үтеенечен өлешчә генә кәнәгатьләндерә һәм 1,5 миллион сум түләттерү турында карар чыгара.