Венера ХИСАМОВА

“Иорданиядә узган халыкара җыенда инглиз телен туган тел аша өйрәнү турындагы чыгышым резонанс тудырды”

Венера ХИСАМОВА: “Иорданиядә узган халыкара җыенда инглиз телен туган тел аша өйрәнү турындагы чыгышым резонанс тудырды”

Татар дәүләт гуманитар институты оештырылгач, 1993 елдан инглиз теле факультетында инглиз теле укытучыларын әзерләү эше башлана. Бер караганда, гаҗәпләнерлек хәл түгел. Әмма бу факультет авылдан бер авыз инглизчә белмичә килеп, чит телне тулаем өйрәнер өчен махсус оештырыла. Студентлар чит телне туган (бу очракта татар теле) аша өйрәнә. Факультетны шушы методика авторы Венера Нәфыйк кызы Хисамова җитәкли. 1998 елда факультетны тәмамлап, дипломлы белгеч булып чыгучылар саны 22 кеше исәпләнсә, соңгы берничә елда бу сан 75кә җитә. Шунысы кызык: әлеге факультетны тәмамлаганнарның 75 проценты авылларда эшли.
Татар дәүләт гуманитар институтының инглиз теле факультеты туган тел (бу очракта татар теле) аша инглиз телен өйрәтүче бердәнбер тармак була. Ул авыл балаларына буй җитмәс үрләрне яуларга ярдәм итә. Кайбер студентлар Англиягә, Америкага кадәр барып җитә.
Татар дәүләт гуманитар институты Казан дәүләт педагогика университеты белән кушылып, Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты оешкач, бу методика авторы белән әңгәмә корырга насыйп булмады. Быел ямьле язларда ТДГПУның Көнчыгыш телләре факультеты деканы, филология фәннәре докторы, профессор Венера ханым Хисамова белән очрашып, аңа үзенчәлекле методиканың бүгенге торышы турында берничә соравымны бирдем.


Венера ханым, сез Татар дәүләт гуманитар институтында эшләгәндә инглиз телен татар теле аша өйрәтү методикасын төзегән идегез. Ул авыл балаларына зур мөмкинлекләр ачты. Алар, бер авыз сүз белмичә, институтка килеп, инглиз телен өйрәнделәр һәм чит илләргә чыгу мөмкинлеген алдылар. Бүгенге көндә университетта бу методика кулланыламы, аның язмышы ничегрәк?

В.Х.: Дөресен генә әйткәндә, без ул методиканы онытырга тиеш түгел. Татар дәүләт гуманитар институтында эшләгәндә мин ул методика буенча эшләүче үзенә бер мәктәп оештырдым. Университетта инглиз теле кафедрасы мөдире буларак, кафедрада татар һәм инглиз телләрен яхшы белә торган яшь укытучыларны калдырырга тырыштым.
Хәзер инде контингентка килгәндә, без шулай ук авыл балаларын кабул итәбез. Әмма Көнчыгыш телләре факультетына күбрәк шәһәр балалары укырга керә. Алар кергәндә үк инглиз теленнән телдән имтихан тапшырырга һәм изложение язарга тиеш. Инглиз телен белмәгән балалар өчен хәзер уку түләүле.
Узган ел минем элекке студенткам, аспиранткам, филология фәннәре кандидаты Алсу Гыйниятуллина белән инглиз телен туган тел аша өйрәтү буенча мастер-класс үткәрдек. Ул беренче курста бу методиканы куллана. Ләкин монда татар балалары гына түгел, Төркиядән килгән балалар да бар. Әлбәттә, ул методика монда ТДГИдагы кебек җәелеп китә алмады. Университетта аның элементлары грамматиканы аңлатканда, тәрҗемә иткәндә кулланыла. Әлеге мастер-класс бик кызыклы үтте.
Мин бу мастер-класска таянып, Иорданиядә халыкара конференциядә инглиз телендә чыгыш ясадым. Бу дәрескә анализ бирдем. Зур кайтаваз булды. Гарәпләр бу тема буенча инглиз телендә 10 сорау бирде. Аларны иң кызыксындырган нәрсә инглиз телен туган тел аша өйрәнү булды.
Аннан соң 2005 елда Мәскәүдә Чит телләр институты базасында халыкара конференция булды. Анда да “Инглиз телен татар теле аша өйрәнү” дигән чыгыш ясадым. Безнең секциядә Эстониядән, Канададан килгән рус телле галимнәр иде. Әрмәнстан, Мәскәү галимнәре, кызыксынып, бу методиканы уңай бәяләделәр. Канадада яши торган русларга үз телләрендә сөйләшүне тыялар, алар инглизчә генә сөйләшергә тиеш. Бу бит проблема.

Бу методиканың тагын бер уңай ягы бар иде бит. Авыл балалары, инглиз телен өйрәнеп, авыл мәктәпләренә укытучы булып кайтып китә иде. Монда шәһәр балалары гына инглиз телен өйрәнсә, алар авылга кайтыр дигән гарантия бармы?

В.Х.: Беләсезме, ТДГИда инглиз теле махсус рәвештә ачылган иде. Аны тәмамлап, яшь белгечләрнең 75 проценты авыл мәктәпләренә укытырга китте. Мәсәлән, Балтачта, Кукмарада, Әтнәдә безнекеләр - дөнья кадәр. Казан арты гомумән тулган инде. Хәзер шәһәрнекеләр университетка, инглиз телен яхшы белеп, Көнчыгыш телләрен өйрәнергә дип килә. Монда хәл бераз үзгәрде. Әмма без барыбер ул сәясәтне дәвам итәргә тырышабыз.

Сез бер очрашуда бу методика белән кызыксындылар, грант турында да сүз булды дип әйткән идегез. Ул нинди грант иде?

В.Х.:
Мин Мәскәүдә галимнәр белән сөйләшкәндә, аларга бу методика буенча чыккан китапларны күрсәткән идем. Галимнәр “Татар телле аудиториягә инглиз теле дәресләре” дигән китапны яңадан бастырып чыгарырга мөмкин,, аның өчен грант та алырга мөмкин, бу бик кызыклы юнәлеш диделәр. Бу юнәлештән мин баш тартмыйм.

Ул сезнең авторлык программасы, үз йөзегез бит ...

В.Х.:
Әйе шул. Бер мәктәп авыл мәктәбендә инглиз телен татар теле аша укыту өчен дәреслек төзергә заказ биргән иде. Мин икенче класс балалары өчен тулы бер комплекс, укытучылар өчен методик кулланма да эшләдем. Әмма эш нигәдер тукталып калды.

Сезнең докторлык хезмәтегез дә инглиз телен татар теле аша өйрәнүгә корылган иде бит ...

В.Х.:
Әйе, ул фигыль системасы буенча. Хәзер аспирантларым “Татар теленең фигыль системасын инглиз теле белән чагыштыру” дип аталган монографиямә нигезләнеп, аны үрнәк итеп алып, төрле темаларга, мәсәлән, сүз төзелеше, лексикология буенча фәнни эшләр язалар. Миңа яңа темалар кызыклы.

Алар ни дәрәҗәдә уңышлы эшлиләр?

В.Х.:
Аллага шөкер, былтыр 3 аспиранткам яклады. Быел тагын бер аспирантканың яклавын көтәм. Өч аспиранткам әле быел гына эшли башлады. Темалары авыр, әлбәттә. Әмма безнең татар теленә һәм субстатив тел белеменә алар бик кирәкле темалар. Чөнки әле мондый мәктәп юк. Мин үзенә күрә бер мәктәп төзим. Шуңа күрә үзебезгә татар һәм инглиз телләрен белгеч дәрәҗәсендә яхшы белә торганнарны махсус чакырам.

Бу бит инде фәндә өр-яңа юнәлеш дигән сүз ...

В.Х.:
Әлбәттә. Ләкин инглиз телендә субстатив тел белеме буенча хезмәтләр бик күп. Алар төп материал итеп инглиз телен ала, ә татар теленнән бу тел белән охшаш якларны табалар. Минем хезмәтләр исә, ниндидер охшаш якларны гына түгел, телләрне гомумән чагыштырып өйрәнүгә корылган. Ниндидер охшаш якларны, детальләрне генә түгел. Телләрне чагыштырып өйрәнү ни өчен кирәк дисәгез, чит телне өйрәнгәндә туган телнең йогынтысы булмасын өчен кирәк ул.

Венера ханым, сезнең “Татар телле аудиториядә инглиз теле дәресләре” дәреслеге белән Арча педагогика көллиятендә дә укыталар иде бит. Анда хәзер хәлләр ничек микән?

В.Х.:
Белмим шул. Кызганычка каршы, хәзер арчалар белән элемтәләр өзелде. ТДГИда вакытта ике арадагы мөнәсәбәтләр тыгыз иде. Мин анда гел бара идем, укытучылар да безгә килә иде. Алар бу дәреслек буенча беренче семестрда телне яңа өйрәнүчеләр өчен дәресләр алып бардылар.
Докторлык хезмәтен язганда, авторефератыма Алабуга дәүләт педагогика университетыннан кафедра мөдире Дания Әбүзәровна Сәлимовадан яхшы бәяләмә килде. Ул анда Алабуга районы һәм авыл мәктәпләрендә мин төзегән методика һәм дәреслекләр буенча укытуларын, әлеге методиканың киң таралганын әйтеп киткән иде.
Аннан соң Башкортстаннан, татарлар килеп, ун “Татар теленең фигыль системасын инглиз теле белән чагыштыру” дигән дәреслекне алып киттеләр. Читтә яши торган татарларның шундый актив булуы куанычлы. 

                                                                       Әңгәмәдәш Римма Гатина