Татарстанда Балаларны яклау көненә багышланган ункөнлек башлана

1-10 июнь көннәрендә ТРда 1 июнь – Халыкара балаларның яклау көненә багышланган ункөнлек башлана
(Казан, 30июнь, “Татар-информ”). 1-10 июнь көннәрендә ТРда 1 июнь – Халыкара балаларның яклау көненә багышланган “Безгә үз киләчәгебез кадерле” дип аталган ункөнлек башлана.
Балаларны яклау көнендә Татарстанның муниципаль берәмлекләрендә халыкның төрле катламнарын, балаларның төрле яшь төркемнәрен, дәүләт структуралары, хәйрия оешмалары, бизнес-берләшмә вәкилләре һәм башка социаль партнерларын җәлеп итеп чаралар комплекслары уздыру ниятләнгән, дип хәбәр итә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте.
Ункөнлек Гаилә елы чаралары комплекслы планы кысаларында уздырыла. Шуңа бәйле рәвештә министрлыклар, ведомстволар, белем бирү учреждениеләре үткәрелә торган чараларга балалар һәм яшүсмерләрне генә түгел, ә аларның ата-аналарын, гаилә әгъзаларын җәлеп итүгә дә басым ясый.