Татарстан балалары лагерьларга тарала

Июньнең беренче көннәрендә Татарстанда мәктәп яны лагерьлары эшли башлаячак һәм муниципаль берәмлекләрдә шәһәр яны стационар лагерьлары ачылачак
(Казан, 30 май, “Татар-информ”). Июньнең беренче көннәрендә Татарстанның гомуми белем бирү учреждениеләре каршында мәктәп яны лагерьлары эшли башлаячак һәм муниципаль берәмлекләрдә шәһәр яны стационар лагерьлары ачылачак.
2 июнь көнне Әлмәт, Зәй, Чүпрәле, Тәтеш, Түбән Кама районнарында һәм Чаллы шәһәрендә тантаналы төстә мәктәп яны лагерьлары ачыла. 4 июньдә Татарстанның Лениногорск районында мәктәп яны лагерьларын ачу буенча “Исәнме, җәй!” дип исемләнгән бәйрәм программалары планлаштырылган.
6 июньдә Чистай районындагы мәктәп яны лагерында “Тылсымчы хатасы” дип исемләнгән әкият атналыгын, ә 9 июнь көнне Тукай районында мәктәп яны сәламәтләндерү лагерьларының беренче сменасын ачу тантаналары уза.
1 июньдә Әлмәт районындагы “Кояшкай” шәһәр сәламәтләндерү лагерында бюджет тармагында эшләүчеләрнең балалары өчен беренче смена, 10 июньдә исә Чүпрәле районында “Акчарлак” стационар-сәламәтләндерү лагеры ачыла.
Барлык мәктәп яны лагерьларында ТР Эчке эшләр министрлыгының юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе идарәсе тарафыннан оештырылган “Игътибар, балалар” республика акциясе кысаларында балалар травматизмын кисәтү буенча “Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бел һәм үтә” дигән исем астында тематик чаралар һәм театральләштерелгән тамашалар узачак.
4 июньдә әти-әнисез һәм ата-ана яклавыннан мәхрүм калган 50 бала Алуштадагы “Золотой колос” балалар сәламәтләндерү лагерына юл тота.
8 июньдә сәләтле 100 малай һәм кыз Анападагы “Счастливое детство” балалар сәламәтләндерү лагеры базасында оештырылган “Яшь талантлар” республика профиль сменасына китә, дип хәбәр итә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте.