“Татар-информ” агентлыгында 1 июньнән телефон номерлары алышына

Мәгълүмат агентлыгы номерларында бары тик беренче өч сан (276дан 537гә) гына алышыначак
(Казан, 30 май, “Татар-информ”). 1 июньнән “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында телефон номерлары алышына. Номерларда бары тик беренче өч сан (276дан 537гә) гына алышыначак; мисал өчен 276-91-56 номеры 537-91-56га алыштыралачак.
Агентлыкның барлык номерларын тоташтыру процессы 1-5 июнь көннәрендә узачак. Ул коммутация җиһазын яңарту ихтыяҗы, элемтәнең сыйфатын яхшырту, шулай ук өстәмә хезмәтләр белән тәэмин итүгә бәйле.