Түбән Кама районында “Яшел педсовет” узды

Бүген Түбән Каманың 3 меңнән артык укытучысы табигать кочагына чыкты. Урман буенда алар өчен “Яшел педсовет” оештырылган иде.
(Түбән Кама, 30 май, “Татар-информ”, Сергей Толмацкий). Бүген Түбән Кама районында “Яшел педсовет” булды. Шәһәр һәм район укытучылары узып баручы уку елыны нәтиҗәләр ясый торган гадәти чара Түбән Уратма авылы янында узды.
Урман аланында 3,5 мең педагог җыелды. Түбән Кама муниципаль берәмлегенең мәгариф идарәсе башлыгы Равис Шакиров иң яхшы укытучыларны бүләкләп узды. Бүген дистәләгән укытучы мактау грамотлары, дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләргә лаек булды.
Чараның рәсми өлешеннән соң “Яшел педсовет”та катнашучылар өчен төрле күңел ачулар – спор ярышлары, конкурс, викториналар, концерт программасы, бәйрәм табыны оештырылды.