“Түбән Кама Нефтехим” ААҖ “ЭкоМир” премиясенең дүрт мәртәбә лауреаты булды

Жюри каравына биш номинациядә 546 заявка тапшырылган иде
(Казан, 30 май, “Татар-информ”). “Түбән Кама Нефтехим” ачык акционерлык җәмгыятенең экология һәм тотрыклы үсеш өлкәсендәге эшчәнлек нәтиҗәләре “ЭкоМир” Милли Экология Премиясенең жюри әгъзалары һәм Эксперт советының югары бәясен алды: акционерлык җәмгыяте “2004-2008 елларга исәпләнгән әйләнә-тирә мохит белән идарә итү программасы” һәм “2007-2015 елларга исәпләнгән экология программасы”н гамәлгә ашырганы өчен “Экология фәне һәм технологияләр” номинациясендә лауреат булды.
Моңарчы “Түбән Кама Нефтехим” ААҖ өч мәртәбә әлеге премия лауреаты булган иде. Россия табигать фәннәре академиясе һәм төбәкара иҗтимагый “Хәйрия башлангычлары фонды” гамәлгә куйган V “ЭкоМир” Милли Экология Премиясе конкурсы РФ Хөкүмәте теләктәшлегендә узды.
Анда Россия Федерациясенең 76 субъекты, шулай ук Белоруссия, Украина һәм Чилидан вәкилләр катнашты. Жюри каравына биш номинациядә 546 заявка тапшырылды.
Бүләкләү тантанасы 3 июнь көнне РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасында узачак, дип хәбәр иттеләр “Татар-информ” агентлыгына “Түбән Кама Нефтехим” ААҖ матбугат хезмәтеннән.