Россиядәге иң хәвефле һәм имин юлларның рейтингы игълан ителде

Имин юллар рейтингының башында Мәскәү шәһәре тора, ә Казан хәвефле юллар исемлегендә
(Казан, 30 май, «Татар-информ»). Россиянең төп бәлаләренең берсе булган юллар проблемасы актуальлеген югалтмый. Күптән түгел илнең имин һәм хәвефле юлларының рейтингы игълан ителде. Аны «Россия юлларының иминлеге өчен» төбәкара иҗтимагый оешмасы төзегән. Аның буенча, имин юллар рейтингының башында Мәскәү шәһәре тора. Икенче-өченче урыннарны Төмән һәм Барнаул бүлешә. Ә тормыш өчен куркыныч тудыра торган юллар Воронеж, Самара, Пермь, Казан, Волгоград, Чиләбе, Түбән Новгород һәм Новосибирски шәһәрләрендә дип табылган.