Равил Моратов ТР РОСТО (ДОСААФ) Төбәк иҗтимагый оешмасының IX конференциясендә катнашты

Чара “Казан” милли мәдәният үзәгендә узды
(Казан, 30 май, “Татар-информ”, Эмма Ситдыйкова). Бүген “Казан” милли мәдәният үзәгендә ТР РОСТО (ДОСААФ) Төбәк иҗтимагый оешмасының IX чираттан тыш конференциясе булды. Аның эшендә ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов катнашты.
Конференция барышында ТР РОСТО (ДОСААФ) Төбәк иҗтимагый оешмасының Республика советы рәисе Радия Зарипованың хисап докладын тыңлап, аның хакында фикер алыштылар. ТР РОСТО (ДОСААФ) Төбәк иҗтимагый оешмасы Республика советының хисап чорындагы эшчәнлеге канәгатьләнерлек дип табылды.
Конференция кысаларында шулай ук ТР РОСТО (ДОСААФ) Төбәк иҗтимагый оешмасын ТР РОСТО (ДОСААФ) Төбәк иҗтимагый-дәүләт оешмасы итеп үзгәртү һәм устав кабул итү мәсьәләсе хакында да фикер алыштылар. Шулай ук ТР РОСТО (ДОСААФ) Төбәк иҗтимагый-дәүләт оешмасы Республика советының составы расланды, ТР РОСТО (ДОСААФ) Төбәк иҗтимагый-дәүләт оешмасының контроль-ревизия комиссиясе сайланды, ТР РОСТО (ДОСААФ) Төбәк иҗтимагый оешмасы конференцияләренең кайбер карарлары, ТР РОСТО (ДОСААФ) Төбәк иҗтимагый оешмасы Республика советы һәм ТР РОСТО (ДОСААФ) Төбәк иҗтимагый оешмасы Республика советы идарәсе карарлары юкка чыгарылды.
ТР РОСТО (ДОСААФ) Төбәк иҗтимагый оешмасының IX чираттан тыш конференциясе резолюциясен раслау конференция эшенең нәтиҗәсе булды.
Равил Моратов үзенең чыгышында ТР РОСТО (ДОСААФ) җитәкчелегенең үз-үзен тотышын гаепләде. “Оешманың җитәкчелеге арасында каршылыклы хәл килеп туды, эш судка кадәр барып җитте, йодрыклар эшкә җигелде, суд приставлары катнашты. Мин офицерларга үз-үзләрен болай тоту килешми дип уйлыйм. Оешма белән кем җитәкчелек итәчәк дигән мәсьәләгә кагылмыйм, моный өчен суд бар. Әмма шуны әйтәсем килә, РОСТО (ДОСААФ) әгъзаларының күпчелеге – погонлы кешеләр. Без яшьләребезгә нинди үрнәк күрсәтәбез, монда хәрби-патриотик тәрбия турында нинди сүз булырга мөмкин? Мондый гамәлләр белән офицерлар, Россия Кораллы Көчләре һәм гомумән дәүләт хакимиятенең дәрәҗәсенә тап төшерелә. Шунлыктан оешмагызда нинди генә каршылыклы хәл килеп туса да, кеше булып калуыгызны телим”, - дип ассызыклады ул.
ТР Премьер-министрының беренче урынбасары дәүләт тарафыннан РФ Оборона министрлыгы аша яшүсмерләрне хәрби-исәп белгечлекләре буенча әзерләүгә бүлеп бирелә торган акчаларның уставтан тыш сарыф ителүенә ризасызлык белдерде.
“Мин безнең һәркайсыбыз ТР РОСТО (ДОСААФ) оешмасының үсешенә актив рәвештә теләктәшлек күрсәтергә тиеш дип саныйм”, - дип сүзенә йомгак ясады ул.