Лениногорски районы җитәкчелегенә реклама щитлары буенча дәгъва белдерелә

Лениногорски шәһәре прокуратурасы таләбе белән, законсыз урнаштырылган реклама щитлары алынган
(Казан, 30 май, “Татар-информ”, Гөлнар Гаттарова). Лениногорски шәһәре прокуратурасы үткәргән тикшерү нәтиҗәсендә, Лениногорски районы һәм шәһәре территориясендә, гомуми кулланылышлы автомобиль юлы буенда 28 тышкы реклама һәм юл сервисы объекты урнаштырылганы ачыкланган.
“Реклама турындагы” Федераль закон нигезендә, реклама конструкциясе техник регламентка туры килергә тиеш һәм аны рөхсәтсез урнаштыру тыела. Лениногорски муниципаль районы Башкарма комитеты тарафыннан бу очракта рөхсәт бирелмәгән. Шунысын да билгеләп узарга кирәк, реклама щитлары юл хәрәкәте куркынычсызлыгына да комачаулык тудыра. Моңа бәйле рәвештә, Лениногорски районы Башкарма комитетына закон бозуларны юкка чыгарырга дигән дәгъва гаризалары юлланган. Хәзерге вакытта ике реклама щитына прокуратура дәгъвалары канәгатьләндерелгән, дип хәбәр итә ТР прокуратурасының матбугат хезмәте.