Казанда яңа коттеджлар бистәсе сафка басачак

Бу ниятне тормышка ашыру өчен кичекмәстән берничә проблеманы хәл итәргә кирәк

(Казан, 30 май, «Татар-информ»). Бүген ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында Күчемсез милек объектларын кадастрлау агентлыгының ТР идарәсе, Төзелеш, архитектура һәм торак-комуналь хуҗалыгы министрлыгы, Федераль милек белән идарә агентлыгының ТР төбәк идарәсе, Лаеш районы Мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы вәкилләре катнашында «Сувар-Казан» җәмгыятенә коттедж бистәсе төзү өчен җир бүлеп бирү мәсьәләләренә багышланган киңәшмә узды.
Министрлыкның матбугат хезмәте хәбәрләренә караганда, бу коттеджлар бистәсе элек Лаеш районы чигендә, ә хәзер Казан чикләренә кертелгән территориядә алып барылачак. Әлеге җир участогына хокук РФ Оборона министрлыгы кулында, ягъни ул федераль милек санала. Киңәшмәдә фикер алышулар барышында шуңа бәйле берничә проблема күтәрелгән. Беренчедән, «Сувар-Казан» җәмгыяте әлегәчә коттеджларны бу федераль карамактагы территориянең кайсы мәйданында төзисен тәгаенләмәгән. Казан шәһәренең бу территорияне Генераль план нигезендә файдалану нияте хакында да мәгълүматлар юк. Өстәвенә, федераль карамактагы җирләрне субъектларга торак төзелеше өчен тапшыру механизмы ил күләмендәге норматив документлар белән җайга салынмаган.
Бүгенге киңәшмәдә «Сувар-Казан» компаниясенә ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы, Күчемсез милек объектларын кадастрлау агентлыгының ТР идарәсе белән берлектә бер атна эчендә төзелеш өчен җир участогын сайлап, аның буенча Җир һәм мөлкәт мәнәсәбәтләре министрлыгына картография материалларын тәкъдим итү бурычы йөкләнгән. Әлеге мәгълүматлар алынганнан соң, Казан шәһәре башкарма комитетына бу коттеджлар бистәсе төзелешен Генераль планда исәпкә алу зарурлыгы турында хат юлланачак.