Казан дәүләт ветеринария академиясе оешуга — 135 ел

Аның кысаларында фәнни җыен һәм студентлар Сабан туе да үткәрелә
(Казан, 30 май, “Татар-информ”). Бүген Казан дәүләт ветеринария академиясе оешуга 135 ел тулу уңаеннан, әлеге уку йортында тантаналы чара була.
Уку йортыннан алынган мәгълүматларга караганда, юбилей кысаларында үткәрелгән пленар утырышта Казан галимнәре белән бергә, Удмуртия, Мәскәү, Ульяновски, Чуашстан һәм башка төбәкләрдән килгән белгечләр дә катнаша.
Төштән соң биредә, инде дистә еллар дәвамында үткәрелеп килә торган, күркәм традициягә әверелгән студентлар Сабан туе булачак. Программада кызыклы уеннар, бәйгеләр, милли көрәш, баганага менү, гер күтәрү кебек номерлар бар. Әлбәттә инде бәйрәм чарасын ял концерты да бизәячәк.
Билгеле булганча, Н.Бауман исемендәге Казан дәүләт ветеринария институтына 1873 елның 31 маенда нигез салына. 1930 елда биредә зооинженерлык факультеты, 1959 елда фәнни сектор, 1965 елда ветеринария табибларының, зооинженерларның һәм югары уку йортлары, техникумнары укытучыларының белемен күтәрү факультетлары оештырыла, ә 1980 елда әзерләү бүлеге ачыла.
1984 елда фәнни сектор Бөтенсоюз фәнни-тикшеренү ветеринар институты буларак үзгәртелә. 1995 елның 20 мартыннан уку йорты Н.Э.Бауман исемендәге Казан дәүләт ветеринария академиясе дип йөртелә башлый.