Капиталь ремонт уздыруга подрядчыларны сайлау буенча аукционнарны июньдә төгәлләү ниятләнә

“Татмедиа” агентлыгында “Күпфатирлы торак йортларда капиталь ремонт уздыру өчен подрядчы оешмаларны сайлау” темасына матбугат очрашуы узды
(Казан, 30 май, “Татар-информ”, Гөлнар Гаттарова). Бүген “Татмедиа” гаммәви коммуникацияләр агентлыгында “Күпфатирлы торак йортларда капиталь ремонт уздыру өчен подрядчы оешмаларны сайлау” темасына матбугат конференциясе узды.
29 нчы майга булган мәгълүматлардан күренгәнчә, республика буенча 2046 объектның 1484е буенча аукционнар инде узган. Җиңүче подрядчылар саны 248 не тәшкил итә. 77 подрядчы оешма гаризалары инкарь ителгән. ТР Дәүләт торак инспекциясе башлыгы Сергей Крайнов сүзләренә караганда, подрядчы оешмаларны сайлау буенча аукцион үткәрү комиссиясе составына муниципаль берәмлек, башкарма комитет, ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы, Дәүләт торак инспекциясе, ТР Эчке эшләр министрлыгының Икътисади җинаятьләргә каршы көрәш идарәсе вәкилләре керәчәк.
Искәртеп узабыз, быел күпфатирлы йортларны капиталь төзекләндерү программасына 4 миллиард 209 миллион сум акча каралган. Аның 3 миллиард сумнан артыгы 1484 объектка юнәлтелер дип көтелә.
Татарстанда подрядчы оешмаларны сайлауга корылган аукционнар нәтиҗәсендә, 200 миллион сумга якын акчаны экономияләүгә ирешелгән. Калган аукционнарны 10 нчы июньгә кадәр үткәреп бетерү ниятләнә. Яшел Үзәндә һәм Яр Чаллыда бу процесслар 26 нчы июньгә кадәр дәвам итәчәк. Сергей Крайнов аңлатканча, иң элек, торак-коммуналь хуҗалыкны реформалауга ярдәм фонды кагыйдәләре буенча, бер йортны программага берничә ел рәттән кертү дә каралган иде. Хәзер исә федераль үзәк кагыйдәләрне үзгәртеп, моны бер тапкыр гына рөхсәт итә. “Билгеләнгән вакыт кысаларына сыешу өчен, кайбер муниципаль берәмлекләрдә капиталь төзекләндерү эшләре аукционнар алдыннан ук уздырыла башлады. Подрядчылар эшкә үз акчалары хисабына кереште. Беренче коймак төерле була дигәндәй, киләсе елларда капиталь ремонт программасының җитешсезлекләренә юл куймаска тырышачакбыз, чөнки проектлар алдан әзерләнәчәк”, - дип белдерде Сергей Крайнов.