Кама Тамагы районы прокуратурасы табигатьне саклау законын бозу очракларын ачыклаган

Кама Тамагында оешма һәм предприятиеләр тарафыннан санитар-яклау зоналарын оештыру проектлары эшләнеше тикшерелгән
(Казан, 30 май, “Татар-информ”, Гөлнар Гаттарова). Кама Тамагы районы прокуратурасы, Россия куланнучылар хокукларын яклау өлкәсендә күзәтчелек хезмәтенең ТР буенча идарәсенең территориаль бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә, Яшел Үзән районы һәм шәһәрендә, оешма һәм предприятиеләр тарафыннан санитар-яклау зоналарын оештыру проектлары үтәлешен тикшергән.
Татарстан прокуратурасының матбугат хезмәте мәгълүматларына караганда, тикшерү барышында ачыкланганча, “Кама Тамагы гипс руднигы” ААҖ, “Камойл” ҖЧҖ, “ВАМИН – Татарстан” ААҖ филиалы – Кама Тамагы май заводы үз эшчәнлекләрен санитар-яклау зоналарын оештыру проектларын расламыйча алып барган. Шул рәвешле, тирә-як мохитне саклау турындагы закон таләпләре бозылган.
Тикшерү нәтиҗәләре буенча, район прокуратурасы, бу оешмаларның мондый проектларны эшләргә тиешлегенә басым ясап, судка дәгъва гаризалары җибәргән. Әлеге предприятие җитәкчеләренә мөнәсәбәттә, РФ Административ хокук бозулар турындагы кодексның “халыкның санитар-эпидемиологик иминлеген тәэмин итү өлкәсендә законны бозу” маддәсе буенча административ эш кузгатылган. Аларга 1 мең сумга кадәр штраф яный, дип хәбәр итә ТР прокуратурасының матбугат хезмәте.