Иртәгә Татарстан студентлары Анапа шәһәренә санаторийларда вожатыйлар булып эшләргә юл ала

Республика студент хезмәт отрядлары үзәгеннән 40 студент Анапага китәчәк
(Казан, 30 май, “Татар-информ”, Гөлнар Гаттарова). Иртәгә Казанның Тукай урамы, 58 нче йорт адресы буенча урнашкан Республика студент хезмәт отрядлары үзәге бинасыннан, Анапа шәһәренең “Эллада” һәм “Жемчужина России” балалар санаторийларында вожатыйлар сыйфатында эшләр өчен, педагог-студентлар отряды озатылачак.
ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, 40 кешелек отрядка Казан, Яр Чаллы, Әлмәт һәм Түбән Кама шәһәрләре студентлары керә.
Шулай ук иртәгә үзәкнең конференц-залында, тәртипләре тайпылышлы балалар белән палата лагерьләрендә эшләү үзенчәлекләрен өйрәтү буенча махсуслаштырылган укулар узачак.
2008 елда югары һәм урта һөнәри белем бирү учреждениеләренең 8,5 мең студентын җәлеп итеп, 230 лап студент отрядларын формалаштыру планлаштырыла.