Хәрби хезмәткә тантаналы шартларда Татарстан егетләренең тагын бер партиясен озаттылар

Бүген Татарстан җыелма пунктында хәрби хезмәткә китүче Татарстан егетләре өчен тантаналы митинг булды
(Казан, 30 май, “Татар-информ”, Михаил Миронов). Бүген Татарстан җыелма пунктында хәрби хезмәткә китүче Татарстан егетләре өчен тантаналы митинг булды. Бүген кораллы көчләр республикадан тагын 130 егет белән тулыланды.
Хәрби хезмәткә озатыр алдыннан егетләргә Татарстан хәрби комиссары урынбасары Дмитрий Гурылев мөрәҗәгать итте. “Һәр яшь кеше үз илен, шәһәрен, димәк, үзенең гаиләсен сакларга әзер булырга тиеш, - диде ул булачак солдатларга мөрәҗәгать итеп. – Әтиләрегез һәм бабаларыгызның традициясен һәм данын саклагыз, мин туганнарыгыз һәм якыннарыгыз сезнең бнлән горурланыр дип шикләнмичә әйтә алам”.
Тантаналы өлештән соң егетләр республиканың Менделеевск районы җитәкчелеге тарафыннан оештырылган концерт программасын тамаша кылды.
Дмитрий Гурылев журналистларга биргән интервьюсында хәбәр иткәнчә, чакырылыш кампаниясе барышында тантаналы төстә армиягә озату чаралары чакырылыш пунктында даими рәвештә уза. Бүгенге көнгә Татарстаннан хәрби хезмәткә 1500гә якын егет озатылган – бу хәзерге чакырылыш планының 30 процентын тәшкил итә.
Республика хәрби комиссары урынбасары сүзләренә караганда, июнь уртасыннан җыелма пунктка әле яңа гына югары уку йортларын тәмамлаган егетләр килә башлаячак. Ә хәзерге вакытта хәрби хезмәткә РОСТО (ДОСААФ) базасында әзерлек узучылар һәм махсус урта уку йортларын тәмамлаучылар озатыла. Татарстан армиягә хәрби-исәп белгечлекләренә ия барлыгы 1500 егетне җибәрергә ниятли.