1 июньнән Россиядәге Балалар тимер юллары пассажирларга хезмәт күрсәтә башлый

Аларда 20 меңгә якын егет һәм кыз эшләячәк
(Казан, 30 май, «Татар-информ»). «Россия тимер юллары» ның рәсми сайты хәбәр итүенчә, 1 июньдә илдәге балалар магистральләрендә пассажирлар өчен хәрәкәт ачыла. Җәй ахырына кадәр алар 250 меңгә якын пассажирга хезмәт күрсәтер дип ниятләнә.
Илдә беренче Балалар тимер юлы моннан 70 еллар элек Красноярскида ачылган иде. Бүген Россиядәге шундый 24 магистральнең иң яше Казанда. Казандагы Балалар тимер юлы 2007 елның августында файдалануга тапшырылды. Бүген Россиядә балалар тимер юлларының гомуми озынлыгы – 89 км дан артык. Алар карамагында 210 берәмлек күчмә состав, 59 станция һәм 350 дән артык депо, вокзал, уку корпусы исәпләнә.
Балалар тимер юллары предприятие генә түгел, өстәмә белем бирү учреждениесе буларак та уйланылган. Кышкы чорда тимер юлчы һөнәре (вагоннар караучы, станциядә кизү торучы, диспетчер, вокзал җитәкчесе, машинист һ.б.) серләрен теориядә үзләштергән балалар, җәен белемнәрен педагог–инструкторлар җитәкчелегендә тимер юлда ныгыта. Бу җәйдә Балалар тимер юлларында шундый 20 меңгә якын малай һәм кыз эшләячәк.
Шунысы игътибарга лаек: биредә чыныгу алган балаларның, кагыйдә буларак яртысы, укуларын техникум, вузларда дәвам итеп, тимер юлчы һөнәрен гомерлеккә сайлый.