Янгынлы яллар

Янгынлы яллар

(Казан, 30 май, "Татар-информ"). Узган ял көннәрендә республикада 22 янгын чыгу очрагы теркәлгән. Янгыннарның 10 очрагы кыска ялганыш нәтиҗәсендә чыккан. Шулай ук, бакча йортларында янгын чыгу очраклары да арта, ике көндә 5 бакча йорты янып көлгә әйләнгән.

Югары Ослан авылының Гаврилково авылында урнашкан бакчада 23.00 сәгатьтә янгын башлана. Янгын тиз арада өйне камап ала. Хәрабәләр астыннан 63 яшендәге ар-атның үле гәүдәсе табыла. Белгечләр фикеренчә, янгын әлеге ирнең исерек хәлдә тәмәке тартуы нәтиҗәсендә килеп чыккан.